Кемдә акча бер букча?
Россиядә иң күп һәм иң аз хезмәт хакы алучы төбәкләр исемлеге билгеле. Быел илдә айлык акчаның уртача күләме 26 мең 900 сум тәшкил итә, ди белгечләр. Казан халкы уртача 43 мең 222 сум хезмәт хакы ала. Татарстан башкаласында икътисадчылар, газчылар һәм энергетиклар яхшырак яши.
Кесә тутырып хезмәт хакы алучы төбәкләрне билгеләгәндә, биредә аена 100 мең сумнан да күбрәк, 15 мең сумнан да азрак айлык акча алучылар саны, уртача хезмәт хакы кебек күрсәткечләрне исәпкә алганнар. Баксаң, ил күләмендә барлык хезмәткәрләрнең 4,4 проценты аена 100 мең сум һәм аннан да күбрәк акча ала икән. Эшләп баеп булмый, дип фикер йөртүчеләр ялгыша, димәк. Узган ел дәвамында илдә 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы алучылар саны 0,3 процентка арткан.
Хезмәт хаклары илнең Ямал-Ненец автономияле округында яхшырак. Әлеге төбәк исемлекнең беренче баскычында урнашкан. Биредә барлык эшчеләрнең өчтән бере диярлек 100 мең сумнан да күбрәк хезмәт хакы ала. Ә 15 мең сум һәм аннан да азрак айлык акчага эшләүчеләр 2 процентка тулмый. Әлеге күрсәткеч буенча Ямал-Ненец автономияле округы – арттан өченче. Чукотка һәм Магаданда аз эш хакы алучылар тагын да азрак, ди. Исемлекнең икенче баскычында – Чукотка автономияле округы. Төбәктә эшчеләрнең 26 проценты 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы ала. Беренче өчлеккә Ненец автономияле округы да эләккән (20 процент). 2017 елда үткәрелгән тикшерү барышында ил башкаласы исемлекнең өченче урынында булса, быел бишенче баскычка тәгәрәгән. Белгечләр әйтүенчә, Мәскәүдә барлык хезмәткәрләрнең 18 проценты 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы ала. Ил башкаласын Магадан өлкәсе 0,03 процентка уздырган. Боларга өстәп, илнең тагын тугыз төбәгендә аена 100 мең сумнан да күбрәк акча алучылар саны 10 проценттан ким түгел.
Бу рейтингта Татарстан кырыгынчы урында тора. Республикада 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы алучылар саны 1,7 процент тәшкил итә. Айлык акчасы 15 мең сумнан да кимрәк булган эшчеләр саны – 22 процент чамасы. Мәскәүдә мондый хезмәткәрләр – 3 процент. Ил күләмендә һәр бишенче эшче аена 15 мең сумнан да азрак хезмәт хакы ала. Айлык акчасы чамалы гына булган эшчеләр Дагыстан (46 процент), Карачай-Черкес (44 процент) республикаларында күбрәк.
Белеп торыгыз: илдә эшкә урнашырга теләгән кеше уртача 17-44 мең сум хезмәт хакына өмет итә ала. Россиядә рәсми рәвештә хезмәт итүчеләрнең яртысы әнә шуның кадәр акчага тир түгә икән. Россиялеләрнең дүрттән бере – моннан күбрәк, тагын шул кадәресе моннан кимрәк эш хакы ала. Татарстанда уртача хезмәт хакы 16-35 мең сум тәшкил итә. Чагыштыру өчен, исемлекнең беренче баскычында урнашкан Чукотка автономияле округында әлеге күрсәткеч 45-107 мең сумга тиң.
Татарстанда уртача хезмәт хакы – 31 мең 500 сум. Казанда яшәүчеләр баерак. Шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты җитәкчесе Артур Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында уртача хезмәт хакы 43 мең 22 сум тәшкил итә. Ел башыннан бирле реаль эш хакы 7,8 процентка арткан. “Хезмәт өчен финанс өлкәсе (54 мең 300 сум), шулай ук электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлеп җибәрү тармакларында (56 мең 600 сум) күбрәк түлиләр”, – ди Артур Вәлиәхмәтов. Ел башыннан бирле Казанда 1 мең 900гә якын эшчегә хезмәт хакы буенча 103 миллион сумлык бурыч түләгәннәр.
Алга таба хезмәт хаклары тагын да артмагае. Һәрхәлдә, түбән эш хакы алучыларныкы. Белгечләр әйтүенчә, алдагы еллардан аермалы буларак, быел хезмәт өчен минималь түләү күрсәткече сизелерлек дәрәҗәдә арткан. Былтыр ул ил күләмендә уртача 7 мең 800 сум булса, быел 11 мең 163 сумга җиткән. Үсеш киләсе елда да дәвам итәчәк дип көтелә. Шуңа күрә бик аз хезмәт хакы алучылар саны кимеячәк, дигәннәр. Бюджет тармагы хезмәткәрләренә киләсе елның гыйнварында ук эш хакын 6 процентка арттырырга вәгъдә итәләр әнә. Көтеп карыйк, Яңа елга күп калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев