Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сабалыларның гозерләрен тыңлады

Узган атнада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Сабада гражданнарны кабул итте. Очрашуга тормышында килеп туган четерекле проблемаларын хәл итүгә өметләнеп 9 кеше язылган иде. Сәрия Сабурская, торак шартларын яхшырта, эшкә урнаша алмаудан, социаль ипотека программасына керергә чираттан төшеп калудан зарланучыларны, алдакчы кармагына килеп капкан пенсионер хатын-кызны, 7 елдан...

Узган атнада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Сабада гражданнарны кабул итте.

Очрашуга тормышында килеп туган четерекле проблемаларын хәл итүгә өметләнеп 9 кеше язылган иде. Сәрия Сабурская, торак шартларын яхшырта, эшкә урнаша алмаудан, социаль ипотека программасына керергә чираттан төшеп калудан зарланучыларны, алдакчы кармагына килеп капкан пенсионер хатын-кызны, 7 елдан бирле үзенә һәм кызына Россия гражданлыгы ала алмаган ханымны һәм башкаларны тыңлады.

Авыр тормыш вәзгыятендә калганнар үзләренең язмышлары турында өч сәгатькә якын ачынып сөйләделәр. Мисал өчен, Шәмәрдәндә яшәүче Гашурә Гыйзәзуллина инвалидлык рәсмиләштерү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә биргән мошенник хатын-кыз сүзләренә ышанып, аны-моны карамыйча, кредит алу документларына имзасын куйган булган. Нәтиҗәдә алдакчы банктан аның исеменә башта сөйләшенгән 100 мең урынына 250 мең сум акча ала. Ә инвалидлык алып бирү дигәне хәйлә генә булып чыга. Хәзер банк 250 мең сум күләмендәге кредитны процентлары белән алдакчы тозагына кабучыдан түләттерүне таләп итә. "Кешегә ышанганга күрә шундый көнгә калдым. Аның бит түләве дә бигрәкләр күп, ай саен 9 меңгә якын бит",- диде Гашурә Гыйззәзуллина күз яшьләре белән. Хокук саклау органнарына да мошенникның кем икәнлеге билгеле. Сәрия Сабурская үз вәкаләтләре буенча күреләчәк чаралардан тыш, полициягә банктагы видеокүзәтү язмаларын өйрәнергә, кредитны кем алганлыгын төгәл ачыклау белән нәтиҗәлерәк шөгыльләнергә тәкъдим итте.

Гомумән, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кабул ителүдә булучыларның гозерләрен игътибарсыз калдырмады, мөмкин булганча булышырга ышандырды.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев