28 август 2013 яңалыклары
-
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сабалыларның гозерләрен тыңлады
Узган атнада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Сабада гражданнарны кабул итте. Очрашуга тормышында килеп туган четерекле проблемаларын хәл итүгә өметләнеп 9 кеше язылган иде. Сәрия Сабурская, торак шартларын яхшырта, эшкә урнаша алмаудан, социаль ипотека программасына керергә чираттан төшеп калудан зарланучыларны, алдакчы кармагына килеп капкан пенсионер хатын-кызны, 7 елдан...
-
Сатышта кәҗә сөтеннән кымыз җитештереп саталар
Өч ел элек "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалына Мари-Эль Республикасы Сернур районыннан 77 баш "Зааненская" токымлы кәҗә бәтие алып кайтып, кәҗәчелек тармагы белән шөгыльләнә башлаганнар иде. Шул кәҗә бәтиләре үсеп җитеп, бәтиләгәннән соң баш саннары хәзерге вакытта 230га җиткән. Әлеге юнәлештә филиалда алга китеш күзгә ташлана. Кәҗә сөтеннән бүген кымыз да...
-
Быел велосипедта йөрүчеләр катнашында 82 авария булып, аларда 9 кешенең гомере өзелде
Җәйге чор скутерларда һәм башка төр мототехникада йөрүчеләрнең активлашуы белән бәйле. Нәтиҗәдә юлларда бәхетсезлек очраклары да ешая. Әйтик, 2013 елның 7 аенда республикада мототранспортта йөрүчеләр катнашында 209 авария булды. Аларда 21 кеше үлде, 228е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Юлларда һәлак булучылар саны былтыргының шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 31...
-
31 августта Сабада төбәкне чистарту, тәртипкә китерү буенча өмәләр үткәреләчәк
"ТЕХЭКО" Россия фонды инициативасы һәм "Бердәм Россия" партиясе, РФ Дәүләт Думасы теләктәшлегендә "Бөтенроссия экология өмәсе - Яшел Россия" акциясе игълан ителде. Әйләнә-тирә мохитне саклау елында үткәреләчәк чараның максаты - шәһәрләрнең һәм төбәкләрнең экологик торышын яхшырту. Анда бөтен ил буенча 10 миллионнан артык кеше, шул исәптән җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләреннән, кече...
-
Сабалыларны бизнес-планлаштыру нигезләре буенча бушлай укуларга чакыралар
Сез яшь, инициатив һәм күптәннән үз эшегезне ачырга хыялланысыз, идеяларыгыз күп, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмисезме? Димәк, сезгә Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укуларга ашыгырга кирәк. Сездән бары тик буш вакыт, интернет һәм теләк кенә кирәк. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда эшмәкәрләккә беренче адымнарын гына ясый...
-
Түбән Симеттә иң матур чәчәк үстерүчене ачыкладылар
Түбән Симет авыл клубында балалар белән "Иң матур чәчәкне кем үстерә?",- дигән чәчәк бәйрәме үткәрелде. Иң матур чәчәк үстерүче кызлар Муллаянова Алия, Алисә һәм Галимова Чулпаннар табылды. Соңыннан чәчәкләрне ничек үстерү турында фикер алыштылар.