Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

31 августта Сабада төбәкне чистарту, тәртипкә китерү буенча өмәләр үткәреләчәк

"ТЕХЭКО" Россия фонды инициативасы һәм "Бердәм Россия" партиясе, РФ Дәүләт Думасы теләктәшлегендә "Бөтенроссия экология өмәсе - Яшел Россия" акциясе игълан ителде. Әйләнә-тирә мохитне саклау елында үткәреләчәк чараның максаты - шәһәрләрнең һәм төбәкләрнең экологик торышын яхшырту. Анда бөтен ил буенча 10 миллионнан артык кеше, шул исәптән җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләреннән, кече...

"ТЕХЭКО" Россия фонды инициативасы һәм "Бердәм Россия" партиясе, РФ Дәүләт Думасы теләктәшлегендә "Бөтенроссия экология өмәсе - Яшел Россия" акциясе игълан ителде. Әйләнә-тирә мохитне саклау елында үткәреләчәк чараның максаты - шәһәрләрнең һәм төбәкләрнең экологик торышын яхшырту. Анда бөтен ил буенча 10 миллионнан артык кеше, шул исәптән җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләреннән, кече һәм урта бизнестан әйләнә-тирәлекнең пычрануы проблемаларына битараф булмаганнар катнашыр дип көтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы көне алдыннан үзебез яшәгән төбәкне чистарту, тәртипкә китерү буенча өмәләр үткәреләчәк. 31 августта барлык райондашларыбызны үзләре эшләгән, яшәгән тирәне чистарту өчен өмәгә чыгарга чакырабыз. Республикабыз бәйрәмен яшәгән җиребезне матурлатып каршы алыйк, хөрмәтле райондашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев