Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кирәкмәс кешеләр. Яшьләргә ни җитми?

Хәзерге вакытта кемнедер нәрсә беләндер гаҗәп­ләндерү авыр. Мәгълүмат, шул исәптән “карасы”да шу­ның кадәр күп, кай­бер­ләрен баш мие аша үткәреп өлгерү дә мөмкин түгел хәтта. Әмма колакны ертып дигәндәй керә торган хә­бәр­ләр дә булгалый. Әйтик, әле шушы көннәрдә генә телевизордан мондыйрак яңалык ишеттем: “Росстат” мәгълү­матларына караганда, илдә 15тән 24 яшькә кадәрге 2 миллион егет-кыз бер кайда да укымый һәм эшләми...”

Яшь­­ләрнең 15 проценты! Илнең социаль, икътисади, сәяси яктан мескенлеге билгесе генә тү­гел, киләчәктә җи­наять­че­лек, наркомания, кар­­шылык хәрәкәте күре­нешләре үсүгә җирлек! Бөтен нәр­сәдә торгынлык булуга җирлек...

 
Туксанынчы, 2000 нче елларда, бер-ике атна укыган булып, төрле “бизнеска яр­дәм итү академияләре” дип­ломнарын 500 долларга сатып алган өч миллион эшсез “юрист”, “икътисадчы”, “бух­галтер”ның үзенә урын тапмыйча каңгырап йөр­гән­леген яхшы хәтерлим. Бар­лы-юклы эшмәкәрләр, “чел­нок”­лар һәм ягулык салу стан­ция­ләре хуҗа­лары­ның (эшмә­кәр­ләрнең беренче буы­ны дип укы) әнә шундый “дип­лом”лы балалары, әл­бәттә инде, бер­кем­гә дә ки­рәкмәде. Әле ярый, ул чагында әти-әни­ләре ашатты-эчертте. Ә хәзер ата-ана­лары да бизнессыз калган икән, алар кайда бүген? Теге ста­тис­тика мәгъ­лү­мат­ла­ры­на кы­рыкмаса-кы­рык төрле нә­чәл­никнең персональ машиналарын “ияр­лә­гән” ике миллион шоферны (Россия бу яктан – дөнья күләмендә беренче урында) һәм тагын өч тиенлек файдасы да булмаган бер миллион “секю­рити”ны өс­тик. Болары да – “артык ке­шеләр”. Бер ил өчен артык күп түгелме? Яшь­ләр сәясәте дә юк...


Шул ук вакытта, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат­ла­рына караганда, 2019 елда илдә карты-яше – җәмгысы  3,8 миллион кешенең эшсез калуы күздә  тотыла. Аларны кая урнаштырасы? Бөтен җирдә дә диярлек асылда машина төзү һөнәренә ия булган квалификацияле эш­челәр таләп ителә. Хезмәт хакы – аена 20-25 мең сум.  Әле тагын халыкны кызыктырмый торган сервис өлкәсе хезмәт­кәр­лә­ренә – сатучы, официант, барменнарга их­тыяҗ зур.


Хәер, артык кешеләр без­дә генә түгел, башка ил­ләрдә дә бар. Әнә Испаниядә  урта һәм югары белемле яшь­ләр­нең 50 проценты эшсез утыра. Ита­лиядә, Греция, Порту­галиядә 25әр проценты эш­сезлектән интегә. Ка­зах­стан­ның ­да яшьләрне эш бе­лән тәэмин итү мәсьә­лә­сен­дә мактанырлыгы юк. Алар­да ни укымый, ни эш­ләми торган яшьләрнең саны без­дәгегә караганда да күб­рәк. Та­җик­стан, Үз­бәк­стан һәм Кыргызстан турында инде әйткән дә юк: аларны  иң аз түләнелә торган иң авыр төзелеш эш­ләрендә, транспорт һәм базарларда үзебез үк һәр көн саен күреп торабыз. Эшчеләр сайлау агентлыкларында: “Бу тө­зелешне “Таҗикстрой”га әй­ләнде­рә­без”, – дигән сүз­ләр дә ише­тергә туры килә икән хәтта.


Килеп туган әнә шундый хәлләрдә дәүләтне гаепләп буламы? Була, әлбәттә. Тик бу урында кылт итеп, армиягә киткәнче, “Теплоконтроль” заводында токарь булып эш­ләвем искә төште әле. Мин эшләгән 29 нчы цехта кыру, бораулау, шомарту өчен, тагын әллә ниләр эшләү өчен иллеләп станок бар иде... Ә хәзер  кырыкмаса-кырык төр­­ле кырык станок урынына санлы программа белән идарә ителешле ике универсаль станок булса, шул җитә.  Яисә станокларын санлы программа белән идарә ителешле заманча җиһазлар белән яңартуга  берничә мил­­лиард сумлык кредит юнәт­кән вертолет заводын алыйк. Анда элек 125 кеше станок артында басып торса, хәзер эшчеләр саны 25кә генә калган.  30 мең төрле деталь эш­ләп, завод ихтыяҗын күпкә тизрәк һәм сыйфатлырак тәэмин итә икән алар.  Ә эшсез калган йөз станокчыны кая куярга – анысын бел­гән кеше юк.

Фото: https://pixabay.com | Uki_71

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев