Вахит Шәрипов автор яңалыклары
-
Нәрсә ул бәхет? (уйлану)
Яшь барган саен күзгә йокы бик керми. Иртәнге дүрттә-биштә инде тәмам йокы туеп уянасың. Ә бүген, ни гаҗәп, сәгать сигезенче яртыга кадәр йокланылган. Тордым да, гадәттәгечә, тиз генә компьютерга кереп “чумдым”.
-
Хуш, Америка!
Илдәге хәлләр хөртиләнеп, киләчәккә өметләр киселә төшкән бер мәлдә халыкның, яхшырак тормыш эзләп, чит тарафларга омтыла башлавы аңлашыла, әлбәттә. Юк-юк, сүзем Россия турында түгел әле.
-
Кирәкмәс кешеләр. Яшьләргә ни җитми?
Хәзерге вакытта кемнедер нәрсә беләндер гаҗәпләндерү авыр. Мәгълүмат, шул исәптән “карасы”да шуның кадәр күп, кайберләрен баш мие аша үткәреп өлгерү дә мөмкин түгел хәтта. Әмма колакны ертып дигәндәй керә торган хәбәрләр дә булгалый. Әйтик, әле шушы көннәрдә генә телевизордан мондыйрак яңалык ишеттем: “Росстат” мәгълүматларына караганда, илдә 15тән 24 яшькә кадәрге 2 миллион егет-кыз бер кайда да укымый һәм эшләми...”
-
Шагыйрь сүзенең тәме
Күптәнге дустым, язучы Равил Фәйзуллин җәйге ямьле бер көндә Арча районына, Гариф Ахуновның туып үскән авылына “Фәйзуллин йөзүләре”нә чакырды. Дуслыкның тутыкмавы өчен ара-тирә очрашканда якын итеп иңбашны кагып алу гына түгел, гозерне дә үтәү кирәк. 75 яшьлек юбилеен үткәрергә җыенуымы, әллә инде үткәрергә дә өлгерүе турындамы ишеткән идем. Шуңа күрә “күчмә” юбилей бәйрәмедер дип уйладым.
-
Кытай белән чын дуслык?
“Кытайларга беркайчан да ышанма!” Ялгышмасам, Американың зур сәясәтчеләреннән берсе Генри Киссинджерның сүзләре бугай бу.
-
“Пычрак” тапшырулар каян килә?
Иске яңа Президентыбызны да сайладык, ә ул төп мәгънәсе “Барлык юнәлешләрдә ыргылыш ясаячакбыз!” дигән фикергә кайтып калган программасын да игълан итте кебек. Димәк, дәүләт структураларының барлык көчләре дәүләтнең яңа бурычлары һәм максатларына туры китерелергә тиеш кебек иде. Әмма сентябрь уртасына җиттек инде, ә илнең төп телеканаллары һаман шул “иске җырлар”ын “җырлый” – кемнәрнеңдер “пычрак” киемендә казынуын дәвам итә. Низаглар, хыянәтләр, башка әшәкелекләрне күрсәтепме-күрсәтә...
-
Ник картлыкка әзерләмиләр?
Бер ял көнендә отставкадагы полковник, Россиянең атказанган очучы-истребителе дачасында булып кайттым. Әлегә сәламәтлеге дә, матди ягы да зарланырлык түгел аның. Фатиры, дачасы, миллион сумлык яңа машинасы бар, кемнәрнеңдер төшенә дә кермәгән 50 мең сум пенсия ала. Отставкага чыкканнан соң, 70 яшенә җиткәнче диярлек, җитәкче вазифаларда эшләде.