Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Нәрсә ул бәхет? (уйлану)

Яшь барган саен күзгә йокы бик керми. Иртәнге дүрттә-биштә инде тәмам йокы туеп уянасың. Ә бүген, ни гаҗәп, сәгать сигезенче яртыга кадәр йокланылган. Тордым да, гадәттәгечә, тиз генә компьютерга кереп “чумдым”.

Карачай-Черкестан сайланган сенатор Арашуковка бәйле хәлләр кызганнан-кыза. Үзе ул, әлбәттә – гигант боз кантарының өске өле­ше генә. Гомумән, кеч­кенә генә бу Кавказ Республикалары тоташ караклыкка, корруп­циягә баткан, бандитлык, халыкны талау соңгы чиккә җитеп ашкан бугай шул инде. Соң, Кара­чай-Черкес башлыгы Темрезов Черкес шәһәр советы депутаты булып торучы ханымны судка биргән әнә, ә баш судья – Темре­зовның бертуган абыйсымы-эне­семе шунда... Шулай икән, бу суд нинди карар чыгарыр дип уйлыйсыз? “Кипрда Тула­ның элекке мэры кулга алынган...” “Питерда элекке вице-губернатор Олег Ко­валь­ның кулларына богау кидертел­гән... Ике миллиард сум бюджет акчасын югалткан өчен...” “Краснодар шә­һәр советы депутаты вәка­ләтләреннән коры калган, чөнки бу ханым инде берничә ел рәттән Берләш­кән Гарәп Әмирлек­ләрендә яши...” “2019 ел­ның беренче яртысында ин­фляция зур булачак...” “Март аенда азык-төлек һәм сә­нә­гать товарларына бәя күтә­реләчәк...” “Петербургта “Газпром” башлыгы А.Мил­лер­ның миллиард сумлык фатирга ия булуы ачыкланган...” Башлыча алтын һәм мәр­мәрдән генә торган ике мең квадрат метрлы фатирны күргә­негез бармы? Илдә кризис, дигән булабыз әле тагы.


Дөньяда тагын ниләр булып ята? Венесуэладан самолет белән утыз тонна алтын алып кайтканбызмы, әллә үзләре безгә егерме тонна алтын китереп куйганмы шунда... “Мадуроның акчасы күбәйгән!” “Росстат”, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгын, илдә эшсезләр саны ике тапкыр киметеп күрсәтә, дип, фаш итә...”


Әлбәттә инде, интернет, гадәттәгечә, “йолдызлар” тормышы белән дә мыжгып тора: кайсыдыр чираттагы тапкыр аерылыша, кайсыдыр дүртенче-бишенче тапкыр өйләнә яисә кияүгә чыга, йә булмаса кайсынадыр хыянәт итә. Кайсыберсе бөтенләй дә җенесен үзгәртә... Ходаем, ни генә юк бу дөньяда!


Әнә шундый тузга язган һәм язмаган яңалыклардан башым тубал кебек булгач, компьютерны сүндереп, урамга тартып керергә чыгып киттем. Шуның кадәр тискәре мәгълүмат ташкыныннан соң күңелеңә ничектер юаныч табу кирәк, юкса “түбәң”нең дә кый­шаюы­ ихтимал... Тирә-юнь­дә тынычлык, рәхәт... Җил­дән чайкалып торган каен ботак­ларында тирбәнеп утыручы каргаларга күзем төш­те... Шулар кебек, җил уңа­е­на гына селкенеп яшә­сәң икән...


Бераз җиңеләеп, тынычланып калгач, фатирыма кердем. “Әйдә, иртәнге ашка утыр, – ди хатын. – Шомырт оныннан коймак пешердем. Кайнатылган сөт­тән ясалган каймак һәм рикотта сыры белән сыйламакчы булдым әле үзеңне”. “Россия пенсионерлары начар яшәми, ә?” – дип елмаям. “Барысы да алай түгел лә инде. Син бигрәк тагы...” “Ярар, синеңчә булсын. Ә коймакларың тә-ә-әмле!”


Бүген иртәнге дүртен­чедә генә йокларга яткан идем. Отар Иоселианиның “Сады осени” фильмын карадым... Тәмләп коймак ашап, фильм тудырган фи­керләремне барлап утырганда, хәләлем иртән-иртүк караган тапшыру тәэсирен­дәге соравы белән уйларымны бүлдерде. “Әйт әле, син кайчан үзеңне чын мәгънәсендә бәхетле хис иттең: яшь чагындамы, гомер уртасына җиткәчме, әллә хәзерме?” – ди бу. “Хәзер”. “Ә нигә хәзер?” “Бер­кемгә бәйле түгелмен, беркемгә бурычлы да түгел­мен... Хәер... Бер-ике телевидение каналы, берничә генә газета-журнал булганда, интернет, кесә телефоны әле төшебезгә дә кереп карамаганда, үземне яхшырак, бәхетлерәк хис итмә­демме икән?!.”


“Ә бәхет нәрсә ул?” – дип төпченүен дәвам итте хатын. “Төне буе нәкъ менә шул бәхет турында фильм карап яттым әле. Иоселиани фильмын. Бер француз министры кәнәфиеннән колак каккач кына, үзен бәхетле итеп сизә башлый. Бакчачысына ярдәм итеп, иске дуслары белән аралашып...”


“Ә мин карый алмадым. Кызыгын тапмадым...” “Син нәрсә!.. Тормыштагы төп сорауларга, шулай ук нәрсә ул бәхет, дигән сорауга бик матур җавап табарга була ич анда!” – дип хатынымның авызын ябарга ашыктым. – Режиссерның 80нче елларда Франциягә күченеп ки­лүгә үк биргән бик күптәнге бер интервьюсы искә төште әле. Әлбәттә, анда аны беркем дә колач җәеп көтеп тормаган. Елисей кырларындагы кыйм­мәт­ле товарлар кибетенә киштә пыялаларын юучы булып эшкә кергән ул. Ярты көн эчендә 300 доллар акча эшләп алганнан соң үзен бу дөньяда иң бәхетле кеше итеп сизгән. Исеме дөньяга танылган, фильмнары барлык киномәктәпләрдә өй­рәнелә торган кинорежиссер!.. Тик бу эшеннән аны ярты бәясеннән эшләргә дә риза булган гарәпләр кысрык­лап чыгарган. Гарәп­ләрне, үз чиратында, Африка негр­лары кысрыклаган – шул ук эш өчен алар нибары 50 доллар сораган. Ә хәзер анда 25 долларлык хезмәт хакына ярты Африка чиратка баскан... Мин үзем, теге француз кебек, бакчачы булып эшләр идем. Тик бездә бит андый бакчалар юк. Табигатьтә яшәү өчен аучы яки урманчы булып китсәң дә начар булмас иде...”


“77 яшьлек картка нинди бакча?...” “Алайса, башка бакчачылар турында сөй­ләр­мен үзеңә. Беркайчан да эшләрен ташламый – теге дөньяга да кулларына кө­рәк яки тырма тоткан килеш китә алар...”

Фото: https://pixabay.com | typographyimages

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев