Шагыйрь сүзенең тәме
Күптәнге дустым, язучы Равил Фәйзуллин җәйге ямьле бер көндә Арча районына, Гариф Ахуновның туып үскән авылына “Фәйзуллин йөзүләре”нә чакырды. Дуслыкның тутыкмавы өчен ара-тирә очрашканда якын итеп иңбашны кагып алу гына түгел, гозерне дә үтәү кирәк. 75 яшьлек юбилеен үткәрергә җыенуымы, әллә инде үткәрергә дә өлгерүе турындамы ишеткән идем. Шуңа күрә “күчмә” юбилей бәйрәмедер дип уйладым.
Баксаң, туган көнгә дәшүе уенда да юк: җәйге ялга, бакчаларга таралган халыкны бер тапкыр җыеп алырга булган икән ул. Татар зыялылары “каймагын” – язучылар, актер, музыкант, телевидение һәм газета журналистларын, рәссамнар, нәшриятчыларны күргәч, иҗат әһелләренең дусларча эчкерсез аралашуга мохтаҗ булуына тагын бер кат инандым. Аннан килеп, абруйлы шәхес – халык шагыйре,
Тукай һәм Җәлил премияләре лауреаты, республиканың элекке Язучылар берлеге секретаре, “Татмедиа” генераль директорының милли массакүләм мәгълүмат чаралары өчен җаваплы киңәшчесе табигать кочагында ял итәргә дәшеп торганда, ничек инде бүтән эш-мәшәкатьләрне читкә куеп тормыйсың ди?!
75 яшен тутыруга карамастан, әле һаман яшьләрчә төз гәүдәле, нык бәдәнле шагыйрьнең йөзүчеләр төркеме башында чып-чын спортчыларча колач җәеп йөзүенә сокландым. Шундук кылт итеп Мао Цзедун чоры: Кытай юлбашчысының меңнәрчә йөзүчене үзе артыннан ияртеп, Янцзы елгасын аркылы-буйга иңләве искә төште. Әлбәттә, Ахун күлендә бер чакрымлык араны йөзеп үтә алмаучылар да булды. Әмма “татар юлбашчысы” бу юлы да үз миссиясен уңышлы үтәп, яше-карты арасында беренче булып финишка килде. Тамчы да хәлсезләнмичә, гүя бер чакрым араны йөзеп тә үтмәгәндәй кебек!
Кыскасы, Ахун күленнән мин, кара әле, бүген республикабызның бер почмагында халык тормышында иң югары дәрәҗәдә рухи чагылыш булды түгелме соң, дигәнрәк уйларга чумып кайттым.
***
– Яшьлегеңне искә төшереп аласың килмиме? – Равил шулай диде дә, көлемсерәп, миңа әсәрләре җыентыгының алтынчы томын сузды. Инде әллә кайчан үзеннән алган интервьюм да шунда кергән икән. Икебез бергә төшкән иске фоторәсем... Икебез дә яшь әле ...
Кайчандыр “Комсомолец Татарии” газетасында (инде күптәннән ябылып, сагынып сөйләргә генә калды) басылып чыккан шул әңгәмә турында сүз кузгатылгач, хәтер-хатирәләрем урыныннан “купты”. Әлеге вакыйгадан соң тугыз айлап вакыт узгач, Бауман урамында укытучымны – мәктәптә урыс телен укыткан Ефим Рачевскийны (сүз уңаеннан, Россия халык укытучысының хәзер Мәскәүдә Царицыно районында илебезнең иң яхшы лицейларыннан берсенә җитәкчелек итүен, Президент карамагындагы мәктәп белеме буенча иҗтимагый совет әгъзасы булып торуын искәртеп үтәргә кирәк) очраттым. Кулымны кысып: “Миңа бик әйбәт шагыйрьне ачканың өчен рәхмәт, дустым!” – ди бу. Кемне күз уңында тотып әйтүен аңламыйчарак торуымны күргәч: “Фәйзуллин белән әңгәмәңне укыганнан соң урыс теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре җыентыгы артыннан кибеткә “очтым”. Бик ошады, бик кызык шагыйрь!” – дип тезеп китте. Укытучымның ярты елдан артыграк вакыт узганнан соң да нәрсә укыганын хәтерендә тотуына шаккаттым...
Шагыйрьгә мин ике атна буе сораулар әзерләп мәш килгән идем шул. Ничек кенә тырышсам да, ничектер барысы да “елаграк”, күңелсезрәк...
Сорауларымда җылылык, эчкерсезлек, ихласлык юк кебек иде...
“Сүземне ничек башларга аптырап торам әле, Равил... Шулай да иң мөһиме болайрак дип уйлыйм. Без икебез дә идеологиясе, кагыйдәләре бүгенгенекеннән төптән аерылып торган бер илдә туып, шунда гомер кичерәбез. Ягъни хәзер бөтенләй башка илдә яшибез. Кем белә, Ходай биргән гомеребезне “өченче” – безгә таныш булмаган бөтенләй башка илдә дә төгәлләвебез бар. “Россия – үткәнен алдан әйтеп булмый торган ил, диләрме әле?.. Ә менә шул үткәнендә шагыйрьләр “шагыйрь генә дә булмаган” бит анда. Әйе-әйе, нәкъ шулай! Мактауда, күп миллионлы укучыларның мәхәббәте, ихтирам-хөрмәтендә йөзгән алар. Йөзләрчә мең тираж белән басылып чыкан китаплары санаулы көннәр эчендә шул укучылар “армиясе” сафларына таралып беткән. Хәзер исә китапны мең данәдә бастырып чыгару да – зур вакыйга! 500 һәм хәтта 100 данә белән дә басылып чыгарга мөмкин – бигрәк аз, дип беркемнең дә исе китмәячәк. Бу яктан без калган дөнья белән тигезләштек, аларда да шул ук хәл”. Ягъни мәсәлән, “Ярославна елавы”ннан ким булмаган соравыма җавап бирергә тиеш иде шагыйрь...
Тагын бер соравым болайрак иде... “Татарстан” журналында гади хәбәрче булып эшләгән Рафаэль Мостафиннан (вафаты алдыннанрак булды бу хәл): “Син бит үз вакытында республикада иң яхшы әдәби тәнкыйтьчеләрнең берсе идең, ни өчен хәзер әдәби процесслар турында язмыйсың?” – дип сораган идем. Ә ул миңа скептикларча караш ташлап: “Бу “процесс” хәзер бардыр дип уйлыйсыңмы?” – дип, соравыма каршы сорау бирде. “Ничек инде юк, әнә Мөсәгыйт Хәбибуллин Атилла турында роман язды, ничектер бәяләргә буладыр бит аны...” “Хәзер язучылар теләсә ничек, хәтта ки әдәбиятка бернинди дә мөнәсәбәте булмаган алымнар белән дә игътибарны үзләренә җәлеп итәргә тырыша. Алга таба бу хәл тагы да көчәячәк. Нишләтәсең, язучының да ашыйсы килә...” – дип куйды ул. Сүз уңаеннан, Пэн-клубның төбәк җитәкчеләреннән берсе буларак, Рафаэльнең мине бу оешмага керергә кодалавын да искә төшереп үтим әле. Итагатьле генә баш тарттым мин бу тәкъдимнән...”
Фәйзуллинга каты гына тагын бер соравым булган әле. “Авыррак сорау, әлбәттә... Ни өчен Советлар Союзы чорында татар әдәбияты көндәшлеккә сәләтсез булды? Әйтик, Мостай Кәрим, Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов, Эуардас Межелайтис, Давид Кугультинов кебек бөтен илгә танылган мәгълүм милли шагыйрьләр бар иде. Ә татарлардан Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башкаларның даны республика чикләреннән чыкмады. Әлбәттә, кайвакыт аларны да, сине дә Мәскәүдә бастыргаладылар бастыруын. Әмма бу “Ленинның милли сәясәте” дигән идеологик разнарядка буенча гына эшләнде...”
Газетада басылган әңгәмәдә менә ничегрәк тасвирлаганмын икән мин аны.
“Сөйләшүендә, үз-үзен тотышы, тормыш рәвеше, иҗатында бик тыйнак, шул ук вакытта – бик җитез. Анда ялкаулык яки битарафлыкның эзе дә юк, ул һәрвакыт уйчан.
Ул авырый. Иҗат белән авырый.
Ул саран, чөнки еш кына “Сүзне саклагыз. Соңгысы булырга мөмкин”, – дип кабатлый.
Сәгатьне кулына бик сирәк тага, чөнки тормышы хронометражында гадәттәгедән ике тапкыр күбрәк “йөгергән” вакытны болай да бик яхшы тоя.
Көчле, кыю, үзенә ышанган кешеләрне хөрмәт итә, әмма йомшак табигатьле, кыюсыз, сагышлы кешеләрне ярата.
Вакчыл. Чөнки сүзе эшкә тигез.
Ул – шагыйрь. Әмма әңгәмә барышында бер тапкыр да бу сүзне әйтмәде...”
Мондый стильдә кайсы елларда язганнардыр дип уйлыйсыз? 1983 елда... 35 ел элегрәк! Гомеребезнең кыл уртасында...
Ә инде соңгы соравым бөтенләй дә матәм көенә охшаш булган икән. “Синең гомереңә укучылар җитәчәк, тик менә татар язучылары һәм шагыйрьләренең бүгенге буыны инде укучыларсыз калырга мөмкин. Синең яшьлек елларында авылның шәһәргә нисбәте якынча бертигез дәрәҗәдә 50гә 50 иде. Хәзер исә – 1гә 4. Ә 2050 елга авыл халкы бөтенләй дә 10 процентка калачак. Ә авылдан башка милли телнең булмавын бик яхшы аңлыйбыз. Синең бу җәһәттән нинди дә булса фикерләрең бармы?”
Әлбәттә, бүген мондый сораулар белән бернинди дә әңгәмә корып булмас иде. Тирәбездә ниләр булып ятканы болай да бик яхшы аңлашыла. Шулай да бу юлы табигать кочагында очрашканда, шик-шөбһәләремне, өметсез уйларымны юкка чыгару өчен, Равилдән: “Бүген тормышның асты өскә әйләнгән бер мәлдә шагыйрьләр нигә кирәк, алардан нинди файда?” – дигән сорауга җавап ишетәсем килде.
Йөзүдән соң корылган табынга Равилнең якташы, язучы һәм журналист Рахман Шәфигуллин килеп кушылуга, сорау да биреп торасы булмады. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты.
“90 нчы еллар башында илгә кинәт кенә акча ташкыны килеп керде... Бик зур ташкын! Кемнәргәдер – миллионнар һәм миллиардлар, калганнарга – шымытыр. Беренче чиратта үзгәрешләр зилзиләсе зыялылар һәм иҗат кешеләре катлавына китереп сукты. Сүзнең кадере бетте. Сүз генәме, хәтта кеше кадере дә юкка чыкты... Элекке тормыш, элекке кагыйдәләр, традицияләр – барысы да кирәксезгә әйләнеп калды. Ни эшләмәк кирәк, тарихыбызда мондый хәлләр әледән-әле кабатланып тора шул. Шөкер, анысын да үттек, ерып чыктык кебек... Әмма кешеләрнең әхлакый тынгысызлыгы, күңел тынгысызлыгы барыбер калды. Мондый чорларда сүз, аеруча шигъри сүз бәһасе күп тапкыр арта. Менә син, яшьлек елларыңда көн саен диярлек бер шигырь яздың, дисең. Бәлки, язганмындыр да... Хәзер шәхсән минем өчен шигъри сүз бәһасе кыйммәтле таш бәясенә тиң. Аны бик сирәк табам мин... Хәер, бу кадәресе – киләсе буын бурычыдыр. Ә ни өчен әле син, моның күңеле бигрәк тыныч, минем кебек, башкалар кебек, тирә-юньдәге хәлләрдән югалып калып, аптырап утырмый, дип уйлыйсың?
Шигърият – икмәк тә, су да түгел. Бары тик кешенең даими эчке халәтенең бер өлеше генә ул. Шулай икән, сүз белән “уйнарга”, аның төсен, тәмен һәм яңгырашын белергә теләүчеләр һәрвакыт булачак!”
Фото: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев