Китапмы, планшетмы: кайсы уңайлырак
Иртән метрода эшкә барганда, көн саен диярлек, ике әни кеше һәм өч-дүрт яшьләрдәге ике кечкенә кыз бала белән очрашабыз. Әниләр үзара сөйләшә бирә, ә ике кызчык үзләренчә аралаша. Дөресрәге, кулларындагы йомшак уенчыклары "сөйләшә", уйный аларның. Берсенең теле шактый бай һәм "тәмле", икенчесенеке кырпурак. Беренчесе күбрәк әкият, кичтән караган мультфильм геройлары...
Иртән метрода эшкә барганда, көн саен диярлек, ике әни кеше һәм өч-дүрт яшьләрдәге ике кечкенә кыз бала белән очрашабыз. Әниләр үзара сөйләшә бирә, ә ике кызчык үзләренчә аралаша. Дөресрәге, кулларындагы йомшак уенчыклары "сөйләшә", уйный аларның.
Берсенең теле шактый бай һәм "тәмле", икенчесенеке кырпурак. Беренчесе күбрәк әкият, кичтән караган мультфильм геройлары булып кылана. Күренеп тора: бу сабый белән өйдә китап та укыйлар, уйныйлар да. Икенчесенә бу шөгыльләр сирәк эләгә, ахрысы, гел дә беренчесен кабатлый, аңа охшарга тырыша, еш кына аптырап, уңайсызланып кала.
Хәер, беркемгә дә сер түгел: соңгы елларда китапны, газета-журналларны телевизор, компьютер, планшет, дистәләгән функциясе булган кесә телефоннары алыштырып бетереп бара. Шул сәбәпле, бериш яшьләребезнең сөйләм теле дә ярлы, фикерләү сәләтләре дә түбәнрәк. Ике-өч яшьлек балалар да китаптан бигрәк телевизор, планшетны үз итә. Үз оныкларымнан да күреп торам: 3 яшьлегенә кадәр компьютер, планшетны кабызып, Интернет аша аларга төрле мультфильмнар, уеннар күчерә һәм уйный белә. Әйтерсең, моңа сәләт аларга ана карынында чакта ук салына, билләһи. Кем белә, бәлки шулайдыр да. Галимнәргә әле моны өйрәнәсе дә өйрәнәсе.
Сүз дә юк, китапка, укуга мәхәббәт орлыклары гаиләдә - әти-әни, дәү әни, дәү әтиләр тарафыннан салынырга тиеш. Аннары инде бу гамәлне балалар бакчасы, мәктәп дәвам итә. Тик соңгы еллар практикасы шуны күрсәтә: балалар бакчасында моның өчен мөмкинлекләр чамалы, ә мәктәптә уку программасы шулкадәр катлаулы һәм тыгыз ки, китап укырга баланың вакыты да, көче дә калмый диярлек. Беренче оныгым татар гимназиясенең икенче сыйныфында гына укый әле, әмма программа шулкадәр тыгыз, кайбер фәннәрдән без дүртенче классларда гына узган дәрес-темаларны алар хәзер үк үзләштерәләр инде. Кайчак әти-әниләре һәм без - дәү әти һәм дәү әниләр дә аптырабрак калабыз. Бала музыка, спорт яки сәнгать мәктәбенә, түгәрәкләргә дә йөрсә, бигрәк тә тыгызга туры килә.
Димәк, китап укуга мәхәббәт уяту әти-әниләр, балалар бакчасы җилкәсенә кала. Ни кызганыч, замана әти-әниләренең күбесенең бүген балалары белән сюжетлы уеннар уйнап, китап укып утырырга вакытлары да, теләкләре дә юк. Димәк, бар өмет - балалар бакчасында. Ә аларда китап бармы икән соң, булса, җитәрлекме?
Җитәрлек түгел икән шул. Баксаң, балалар бакчаларына китап сатып алу өчен бюджетта акча бөтенләй дә каралмаган икән. Шул сәбәпле балалар учреждениеләренең төрлесе бу "тишек"не төрлечә ямый. Кайсыларында тәрбиячеләр, бакча хезмәткәрләре китапларны өйләреннән алып килә, кайберләрендә әти-әниләр бүләк итә. Ә менә Казанның Вахитов районындагы 77 нче номерлы бакчага татар, рус, инглиз телендәге әкиятләр, Казаныбыз, Татарстаныбыз турындагы төсле фотоальбом, балалар журналларын республика Журналистлар берлеге президиумы әгъзалары бүләк итте.
Берлекнең җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова белән бергә балалар янына кунакка килгән дәрәҗәле абый-апалары - "Казанские ведомости" газетасы баш мөхәррире, берлек рәисе урынбасары Венера Якупова, "Республика Татарстан" газетасы баш мөхәррире, берлек рәисе урынбасары Александр Латышев, "Татарстан" телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Лия Заһидуллина, Казан дәүләт университеты профессоры Васил Гарифуллин балаларга әкият тә сөйләделәр, алар белән бергә уйнадылар, җырладылар да.
- Быел ТР Журналистлар берлеге игълан иткән "Укырга яратучы Татарстан" акциясенең чираттагысы бу, - диде бу уңайдан Римма Ратникова. - Без бу инициативага башкалар да кушылыр, иҗтимагый оешмалар, ата-аналар да аны күтәреп алып, дәвам итәр дип өметләнәбез. Һәркемнең дә өендә балалар китаплары бар лабаса. Кайбер гаиләләрдә инде балалар үсеп таралган, ә ул китаплар киштәләрдә тузан җыеп ята. Аларны балалар бакчаларына, мәктәпләргә, китапханәләргә бүләк итсәләр, никадәр файдалы да, мактаулы да гамәл булыр иде бу.
Үз ягыбыздан без балалар бакчаларын китаплар белән бюджеттан тәэмин итү өчен тырышачакбыз. "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы яңа закон гамәлгә керү дә таләп итә моны. Аның нигезендә, балалар бакчасы урта гомуми белем бирүнең башлангыч баскычы булып санала башлады. Әгәр дә балаларыбыз мәктәпкә әзерлекле килсен, замана таләп иткән катлаулы, ләкин зарури программаны җиңел үзләштерсеннәр дисәк, без балалар бакчаларын кирәкле китаплар һәм дәреслекләр белән тәэмин итәргә тиеш. Бу мәсьәләне Татарстан Хөкүмәте, ТР Мәгариф министрлыгы алдына да куячакбыз.
Балаларыбыз нигә китап укырга яратмый соң? Бу сорауга җавап бик тирән, фәлсәфи. Бүгенге вәзгыять һәм чынбарлык шундый: сабыйлар китаптан бигрәк телевизор, планшет белән алданрак таныша. Аларны алардан аерып алу исә шактый кыен. Миңа калса, без сабыйларыбызны китап укырга өйрәтмичә бик зур ялгышлык эшлибез, аларның дөньяны танып-белү мөмкинлекләрен ярлыландырабыз, чиклибез. Дөрес, китаплар да бик кыйммәт хәзер, элеккеге кебек 5-10 тиен түгел, ә 200-500әр сум тора. Билгеле инде, һәр ата-ана да аларны сатып ала алмаска мөмкин. Шул сәбәпле, балалар бакчасы сабыйларны китаплар белән таныштыру, аларга карата мәхәббәт уяту урыны булырга тиеш.
Чынлап та, әле кайчан гына китап уку яхшы мәгънәдә модада гына түгел, зарурлык иде. Шул сәбәпле өйләрне әллә ниткән затлы җиһаз, бүлмә саен кыйммәтле көнкүреш техникасы түгел, китап шкафлары һәм киштәләре бизәде. Балаларыбыз да аларны укып, шулар ярдәмендә фантазия дөньясында йөзеп, сәнгати фикерләргә, матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәнеп үсте.
Республика Журналистлар берлеге игълан иткән акциянең кураторы Венера Якупова әйтүенчә, күптән түгел үткәрелгән социологик тикшеренүләр шаккаткыч нәтиҗәләр күрсәткән. 1970-1980 елларда гына да ата-аналарның 70 проценты өйдә сабыйларына китап укыса, бүген бу күрсәткеч бары 7 процент икән.
Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 61 | 28.04.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев