"Көнчыгыш" автовокзалдан Сабага автобус рейсы ачыла
Казанның 2015 елның 28 декабрендә хезмәт күрсәтә башлаган "Көнчыгыш" автовокзалында берничә төбәк буенча яңа маршрутлар ачыла. Бүген - 12 гыйнвардан, Түбән Камага яңа автобус маршруты ачылды. Автобуслар Түбән Камага көн саен иртәнге сәгать 9да китәчәк. Билет бәясе - 420 сум. Яңа маршрутлар арасында сорау зур булган юнәлештә - Уфага да...
Казанның 2015 елның 28 декабрендә хезмәт күрсәтә башлаган "Көнчыгыш" автовокзалында берничә төбәк буенча яңа маршрутлар ачыла.
Бүген - 12 гыйнвардан, Түбән Камага яңа автобус маршруты ачылды. Автобуслар Түбән Камага көн саен иртәнге сәгать 9да китәчәк. Билет бәясе - 420 сум.
Яңа маршрутлар арасында сорау зур булган юнәлештә - Уфага да көндәлек рейс бар. Кузгалу вакыты - 12:10 сәгатьтә. Билет бәясе 1050 сум тора.
Якын арада автовокзалдан Байлар Сабасына да автобуслар йөри башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев