12 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
"Газпром" компаниясендә эшләүче җыештыручы ханымның 300 меңлек сумкасын урлаганнар
Көньяк-көнбатышта-Мәскәү "Румянцево" бизнес-үзәгендә "Газпром" компаниясендә эшләүче җыештыручы ханымның парковкада торган "Mitsubishi Outlander" машинасына керәләр һәм 300 меңлек крокодил тиресеннән ясалган сумкасын урлаганнар. Шулай ук ханымның банк карточкалары һәм документлары югала.
-
12 гыйнвар - прокуратура хезмәткәрләре көне
-
12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне
12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләрене» һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Закон сагында торучыларны һәм тармак ветераннарын әлеге мөһим дата белән ихлас котлыйбыз.
-
"Көнчыгыш" автовокзалдан Сабага автобус рейсы ачыла
Казанның 2015 елның 28 декабрендә хезмәт күрсәтә башлаган "Көнчыгыш" автовокзалында берничә төбәк буенча яңа маршрутлар ачыла. Бүген - 12 гыйнвардан, Түбән Камага яңа автобус маршруты ачылды. Автобуслар Түбән Камага көн саен иртәнге сәгать 9да китәчәк. Билет бәясе - 420 сум. Яңа маршрутлар арасында сорау зур булган юнәлештә - Уфага да...
-
Рөстәм Миңнехановның әнисе 85 яшьлек туган көнен билгеләп үткән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әнисе 85 яшьлек туган көнен билгеләп үткән. Бу хакта Президент Instagram челтәренә язып калдырган. Социаль челтәрдәге рәсемдә - бертуганнар - Рөстәм, Рифкать һәм Рәис Миңнехановлар әниләре белән. Президентның: "85-летие Мамы", - дигән язуыннан соң күпсанлы котлаулар тезелеп киткән. Котлауларга без дә кушылабыз! Интертат.ру
-
Пүкәл авылы клубында "Бәхетле минутта" дип исемләнгән чара
фотолар: http://saby.tatarstan.ru
-
Юлбат авылы мәдәният йорты директоры Сәрия Мансурованың юбилей кичәсе [фоторепортаж]
фотолар: http://saby.tatarstan.ru
-
Саба районында хоккей буенча ярышлар [фоторепортаж]
фотолар: http://saby.tatarstan.ru
-
2016 елда машина хуҗаларын үзгәрешләр көтә
2016 ел Татарстан йөртүчеләре өчен яңалыкларга бай булачак. Араларында машина хуҗаларының күңеленә хуш киләчәк үзгәрешләр белән беррәттән шактый кырыслары да юк түгел. Алар белән укучыларыбызны да таныштырып китәбез.
-
Татарстанның атказанган артисты ИлСафның яраткан шөгыле
Татарстанның атказанган артисты ИлСафның яраткан шөгыле бар: ул да булса - чаңгы шуу. Җырчы урманда чаңгы шуган мизгелләрен интернет челтәренә еш урнаштыргалый. ИлСафның кайда һәм кем белән чаңгы шууы турында кызыксынып үзеннән сорыштык. "Чаңгы шуу - иң яраткан спорт төремнең берсе. Балачактан ук чаңгыда йөрергә яратам. Хәзер улым белән икәү...
-
ТР Президенты прокуратурага биш бала һәлак булган янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауны йөкләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын корбаннары якыннарына кайгы уртаклашу белдерде һәм җирле үзидарә органнары белән социаль хезмәтләр гамәлләренә катгый бәя бирде, дип хәбәр итә бүген ТР Президенты матбугат хезмәте. Моннан тыш, бүген хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә республика лидеры ТР Хөкүмәте һәм Татарстан прокуратурасына фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга, тиешле чаралар...
-
Нефть хакы кимү фонында рубль бәясе янә төшкән
Бүген доллар һәм евро бәясе узган елның декабреннән максимумга кадәр күтәрелгән. Доллар 76 сумнан, евро 83 сумнан арткан. Рубль исә нефть бәясе кимү һәм фонд базарлары төшү фонында янә арзанайган.