Нефть хакы кимү фонында рубль бәясе янә төшкән
Бүген доллар һәм евро бәясе узган елның декабреннән максимумга кадәр күтәрелгән. Доллар 76 сумнан, евро 83 сумнан арткан. Рубль исә нефть бәясе кимү һәм фонд базарлары төшү фонында янә арзанайган.
Доллар буенча сатулар 75,6-76,31 сум диапазонында башланган, 4 минут эчендә 76,01 сум тәшкил иткән (+1,25 сум). Шул ук вакытта евро 82,62 сум булган (+1,99 сум). Бивалюта кәрзине 78,98 сум тәшкил иткән (+1,58 сум).
Шул ук вакытта доллар һәм евро курсы гамәлдәге рәсми курстан 3 сумга арткан. Валюталар курсы 31 декабрь көнне РФ Үзәк банкы тарафыннан расланган һәм 11 гыйнварга кадәр гамәлдә, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Экспертлар рубль курсы төшүне нефтькә дөнья бәяләре кимү белән бәйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев