Гаялетдин картның төшенә тагын теге чечен карты керде. Бу юлы ул авыл кырыендагы тау итәгенә утырган да кычкырып - кычкырып "Ясин" сүрәсен укый. Аның тавышы тауларга, алардагы ташларга бәрелеп яңа авазлар - ниндидер аһәң, моң өстәп көчле музыка сыман яңгырап тора. Тукта, алдагы төшендә тавышы бу хәтле үк көчле түгел...
Гаялетдин картның төшенә тагын теге чечен карты керде. Бу юлы ул авыл кырыендагы тау итәгенә утырган да кычкырып - кычкырып "Ясин" сүрәсен укый. Аның тавышы тауларга, алардагы ташларга бәрелеп яңа авазлар - ниндидер аһәң, моң өстәп көчле музыка сыман яңгырап тора. Тукта, алдагы төшендә тавышы бу хәтле үк көчле түгел иде бит әле. Нишләп һәр төшкә кергән саен тавышы шулай көчәя соң аның. Коръәнне бит аны алай көчле тавыш белән укырга ярамый. Аны бит салмак тавыш белән көйләп кенә укырга кирәк. Әллә аның тавышын таулар шулай көчле итәме соң?
Уйлар, уйлар... Менә ничә елдан бирле бу уйлар аның күңеленә тынгылык бирми. Хәер, ничә еллар дип - төгәл вакыты да билгеле бит бу уйларның башына. Әйе... Әле дә хәтерли, 1944 елның 23 февраль көне иде. Гаялетдинне үзенең кебек үк сугыштан арыган, өшәнгән солдатлар белән машинада бер чечен авылына алып килделәр. Командир солдатларны тезеп тиз генә бу авылга килүнең максатын аңлатты. "Һәр йорттан Совет хөкүмәтенә каршы булган, немецларга ярдәм иткән сатлыкҗаннарны куып чыгарырга һәм машинага төяп станциягә озатырга!"
Солдатлар икешәр-икешәр булып авылга таралдылар. Гаялетдин дә бер урыс солдаты белән бер чечен йортына килеп керде. Ап-ак сакаллы чечен карты кулына Коръән китабы тотып "Ясин" сурәсен укып утыра. Гаялетдин аны күргәч: "Үзебезнең мөселман кешесе икән"- дип: "Әссәләмәгаләйкүм" - дип эндәшүен сизми дә калды. Урыс солдаты күзенең агы белән генә Гаялетдингә карады да, ачу белән картның кулыннан китапны тартып алды һәм Коръәннең беренче битен ертып тәмәке төрә башлады. Гаялетдин моны күргәч әллә нишләп китте: изге Коръәннең битен ерту түгел тәһарәтсез тотарга да ярамый! Ул үзе дә сизмичә, теге урыс солдатының кулыннан китапны тартып алып кире чечен картына сузды. Мондый хәлне көтмәгән урыс җикеренеп китапны тартып алып учактагы утка ташларга торганда, урам ягыннан кайсыдыр: "Михайлов, на выход!"- дип чакырдылар. Урыс солдаты китапны идәнгә күтәреп атып: "Не смей давать книгу этому предателю!"- дип сүгенә-сүгенә чыгып китте. Гаялетдин Коръәнне күтәреп алып аны яңадан картка сузды. Чечен карты китапны тотып бер мизгел күкрәгенә кысып торды да, үз телендә елый-елый нидер сөйләп Коръән китабын Гаялетдиннең куенына - шинель эченә тыгарга тотынды. Мөгаен, "Барыбер алып китапны мыскыл итәрләр, ичмасам, мөселман кешесендә саклансын!"- дип уйлаган булгандыр инде. Ул көнне Гаялетдиннең чәче яртылаш агарды. Чечен халкын ничек итеп кыйный-кыйный машинага төяүләрен, хәлсез карт-корыны урында атып китүләрен күрү, андагы мәшхәр, озак вакытлар аның күз алдыннан китмәде. Ул читкә китеп: "Үзебезнең мөселман халкын ничек мыскыл итәләр бит"- дип чарасызлыктан елады.
Гаялетдиннең үзе белән кечкенә генә мендәрчеге бар иде. Китапны шуның эченә текте. Мендәрне бик саклаганга күрә кайсылары: "Әллә синең анда алтынмы?"- дип әйтә иделәр. Шул Коръән китабы, мөгаен, саклагандыр да аны. Чечнядан соң озакламый аларны Румыниягә алып киттеләр. Анда озак тотмадылар, кире Молдавиягә эшелон белән барганда бер станциядә аларның янына бер чегән малае утырды. Барысына да бала тансык, (чөнки өйдә һәрберенең өй тулы бала калган) солдатлар аны ашаттылар, эчерттеләр. Нигәдер шушы чегән малае Гаялетдинне үз итте. Ул кайчак эчтән, кайчак пышылдап гел "Аятел Көрси" укып йөри торган иде. Төнлә йокыга гына киткән иде, Гаялетдинне шул бала уятты: "Уян, әйдә, укы үзеңнең догаңны, тиздән барып җитәсез, батальоннан бары 3 кенә кеше калачак, аның берсе син, чөнки синең баш астыңда изге китабың бар, ул сине саклаячак"- диде. Чынлап та шулай булып чыкты, берничә сәгатьтән поездны бомбага тоттылар, батальоннан бары 3 кенә кеше исән калды. Чегән малае да үлгән иде... Шушы көнне Гаялетдиннең башында бер генә кара чәч тә калмады, бөтенләй агарган иде.
Ул, әллә балалар бәхетенә, әллә Коръән китабы саклаганга, шөкер, исән-имин калып туган авылына, гаиләсе янына 1945 елның ноябрь аенда кайтып җитте. Тик шушы көнгә хәтле чечен карты аның күз каршында. Коръән укыган саен Гаялетдин аның өчен дә дога кыла.
Бала чагымның үземне белә башлаган һәм иң бәхетле еллары Килдебәк авылында Газизә әбием белән Гаялетдин бабам янында узды. Минем бабам бик акыллы, тәртипле карт иде. Сугыштан соң, авылга кайткач колхозда озак еллар агротехник булып эшләгән. Мин Килдебәккә килгән вакытта бабай инде пенсиядә иде. Кайчак җәй көне бабайны колхозга эшкә чакыргалап алгалыйлар. Хуҗалыкта булган эшләргә бабайга мин дә булышам: бергә малларга печән, кышлыкка утын әзерлибез, урманга җиләк-җимешкә барабыз. Мин бабай белән сөйләшергә яратам. Ул бик күп белә, көне буе урман турында сөйләргә мөмкин, тик беркайчан да сугыш турында сөйләми торган иде. Хәтерлим әле: мәктәптә укыганда үзебезнең сыйныфта сугышта катнашкан ветераннар белән очрашуга бабайны да чакырырга теләдек. Бабай: "Сугыш бик куркыныч нәрсә ул, мин аның турында сөйли алмыйм"- диде. Мин әле бабайга үпкәләп тә йөрдем. Минем дә аның белән мактанасым, горурланасым килгән булгандыр инде. Тик ни өчен сөйләргә теләмәгән - сәбәбен бик соң гына - 40 еллап вакыт узгач кына аңладым.
Минем бала вакытымда бабайга, күрәсең, бу вакыйгалар турында сөйләргә ярамагандыр. Әле апага да бабай гомеренең соңгы мизгелендә - 2000 елда гына сөйләгән сугышта күргән михнәтләре турында. Гомере буе шул чечен халкына карата кылынган гаделсезлеккә әрнеп, ниндидер дәрәҗәдә үзен дә шушы вакыйгаларда катнашуына гаепле санап, ярдәм итә алмавына көенеп, чарасызлыгына көенеп яшәгән икән бабакаем! Аллаһы Тәгалә моннан соң күрсәтмәсен иде инде үзебезгә, балаларыбызга сугыш афәтләрен, мондый гаделсезлекне.
Минниса Фәсхетдинова.
Яшел Үзән районы, Урысбага авылы.
Нет комментариев