7 март 2015 яңалыклары
-
"Каз канаты" балалар фольклор коллективы финалга үтте
Кукмара мәдәният йортында "Иске Казан - түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленең зона туры үткәрелде. Чара барышында халкыбызның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе, моңы, гореф-гадәтләре аеруча ачык чагылды. Фестивальдә Кече Шыңар авыл мәдәният йортының "Каз канаты" балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Әлфия Шәйдуллина) "Сөннәт бәйрәме" дигән йоланы уңышлы сәхнәләштереп, 31 апрельдә Биектауда...
-
Саба аграр көллияте командасы хоккей буенча 1 урынга лаек булды
25-26 февральдә Бөгелмә шәһәрендә төрле районнар арасында II кышкы спартакиада булып узды.Анда җыелган командалар үзара төрле спорт уеннарында көч сынаштылар. Саба аграр көллияте командасы хоккей буенча ярымфиналда Мамадыш уенчыларын җиңеп, финалда арчалылар белән көч сынашып, 1 урынга лаек булды. Аграр көллият командасы барлык спорт төрендә җиңеп, 1урынны яулады, 5 кубок,...
-
Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы пенсионерларының V спартакиадасы
20 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы пенсионерларының V спартакиадасы кысаларында 70кә кадәрге спортчылар арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Саба районы данын яклаган Илдар Ситдыйков әлеге бәйгедә барысы 43 командадан катнашкан чаңгычылар арасында -8нче, Әлфия Шәйдуллина 19нчы урыннарны алдылар. Гомуми исәптә командага 9нчы урын бирелде, авыл районнары арасында иң югары баскычка...
-
Тәрбиянең асылы - әти-әни үрнәге
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 27 февральдә узган чираттагы утырышында Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 20 административ материал тикшерелде. Саба, Кызыл Мишә, Тенеки, Урта Нырты, Килдебәк, Курсабаш авылларыннан чакырылган әти-әниләр гаиләдә балаларын тәрбияләү вазыйфасын үтәмичә, хәмер йогынтысына бирелгәннәр. Сабадан балигъ булмаган бала тәрбияләүче хатын-кызга берьюлы өч...
-
Коръән саклаган гомер
Гаялетдин картның төшенә тагын теге чечен карты керде. Бу юлы ул авыл кырыендагы тау итәгенә утырган да кычкырып - кычкырып "Ясин" сүрәсен укый. Аның тавышы тауларга, алардагы ташларга бәрелеп яңа авазлар - ниндидер аһәң, моң өстәп көчле музыка сыман яңгырап тора. Тукта, алдагы төшендә тавышы бу хәтле үк көчле түгел...
-
Газета укыган өчен - бүләк тапшырылды
Былтыр октябрь аенда 2015 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Подписка өчен - ipad!" акциясе игълан иткән иде. Шарты бик гади: "ТАТМЕДИА" нәшер иткән газета-журналларга языласың да, квитанцияләренең күчермәләрен podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрәсең. Кемнәр алданрак өлгерә һәм квитанцияләре күбрәк була - шулар ота. Ниһаять, шушы көннәрдә...
-
Ел тәрбиячеләре Балтачка бара
Районда "Ел тәрбиячесе-2015" конкурсының муниципаль туры төгәлләнде. Педагогик осталык бәйгесендә барысы 28 тәрбияче катнашты, финалда шуларның җидесе көч сынашты. Жюри иҗади презентацияләрне һәм балалар белән үткәрелгән педагогик чараларны караганнан соң беренче урынны Сабаның "Бәләкәч" балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Заһидуллинага бирде. Икенче урынны Шәмәрдәннең "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Мәхмүтова...
-
Район мәдәният йортында гүзәл затларыбызны тәбрикләделәр [фоторепортаж]
Бәйрәм тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт куйган тыл ветераннарына медальләр тапшырды.