Тәрбиянең асылы - әти-әни үрнәге
Яңалыклар

Тәрбиянең асылы - әти-әни үрнәге

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 27 февральдә узган чираттагы утырышында Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 20 административ материал тикшерелде. Саба, Кызыл Ми­шә, Тенеки, Урта Нырты, Килдебәк, Курсабаш авылларыннан чакырылган әти-әниләр гаиләдә балаларын тәрбияләү вазыйфасын үтәмичә, хәмер йогынтысына бирелгәннәр. Сабадан балигъ булмаган бала тәрбияләүче хатын-кызга берьюлы өч...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 27 февральдә узган чираттагы утырышында Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 20 административ материал тикшерелде. Саба, Кызыл Ми­шә, Тенеки, Урта Нырты, Килдебәк, Курсабаш авылларыннан чакырылган әти-әниләр гаиләдә балаларын тәрбияләү вазыйфасын үтәмичә, хәмер йогынтысына бирелгәннәр. Сабадан балигъ булмаган бала тәрбияләүче хатын-кызга берьюлы өч беркетмә төзелгән. Баласына начар үрнәк күрсәтүе һәм авыр тормыш шартларында калдыруы сәбәпле, ул социаль яктан куркыныч гаилә буларак учетка куелды. Вакытлыча ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән ике гаиләнең (Сабадан) тәртипләре уңай якка үзгәрүе нәтиҗәсендә балаларын гаиләгә кайтарырга дигән карар кабул ителде. Шул ук вакытта алар ныклы контрольдә булачаклары турында искәртелделәр.


Нет комментариев