Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета укыган өчен - бүләк тапшырылды

Былтыр октябрь аенда 2015 елның беренче яртыел­лыгына газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Под­­писка өчен - ipad!" акциясе игълан иткән иде. Шарты бик гади: "ТАТМЕДИА" нәшер иткән газета-журналларга языласың да, кви­танцияләренең кү­чер­мә­ләрен podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрәсең. Кемнәр алданрак өлгерә һәм квитанцияләре күбрәк була - шулар ота. Ниһаять, шушы көннәрдә...

Былтыр октябрь аенда 2015 елның беренче яртыел­лыгына газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Под­­писка өчен - ipad!" акциясе игълан иткән иде. Шарты бик гади: "ТАТМЕДИА" нәшер иткән газета-журналларга языласың да, кви­танцияләренең кү­чер­мә­ләрен podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрәсең. Кемнәр алданрак өлгерә һәм квитанцияләре күбрәк була - шулар ота. Ниһаять, шушы көннәрдә бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләр һәм кызыксыныру бүләкләре ияләре ачыкланды. Төп призга (Apple iPad Air 64 Gb) Актаныш районыннан Р.Ямиев лаек булган. Конкурста катнашып, беренче 50леккә керүчеләр һәм махсус бүләкләргә (канцелярия товарлары җыелмасына) лаек булучылар арасында безнең абунәчеләребез дә бар. Атна башы хәерлерәк диеп, аларны - Рузалия Хөсәенова, Ринат Сафин, Рузалия Дәүләтшина, Гү­зә­лия Ганиева, Гүзәлия Мө­хәммәтханованы дүшәм­бе көнне редакция­безгә чакырып тәбрикләдек, әңгәмә дә корып алдык.

Тулырак мәгълүматны "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев