Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Краныгыздан начар су акса кая мөрәҗәгать итәргә?

Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә краннан начар исле болганчык су акканда халыкка ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

 Ведомствода бу кимчелекләрне су белән тәэмин итү челтәрләрендә вакытлыча барган эшләр, йорт яки фатир эчендәге төзексезлекләр белән дә бәйле булырга мөмкин, дип билгеләделәр. Сәбәпләре ачыкланганчы, мондый суны эчү һәм ризык әзерләү өчен куллану киңәш ителми.

Мөмкин сәбәпләрнең берсе планлы яки авария эшләре, челтәрләрне юу яки гидравлик сынаулар булырга мөмкин. Мондый чаралар тәмамланганнан соң, гадәттә, суның сыйфаты күпмедер вакыттан соң  яхшыра.

Әгәр проблема бер фатирда гына күзәтелсә,  моның сәбәбе эчке сантехника, искергән торбалар яки башка җиһазлар белән бәйле булырга мөмкин. Әгәр сәбәп өйдән читтә булса, мәсьәләне ресурслар белән тәэмин итүче оешма хәл итә.

Мөрәҗәгать итү өчен халык идарәче компаниягә «Госуслуги Дом» кушымтасы аша «заявкалар»бүлегендә гариза бирә ала. Шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмага аның рәсми сайты, электрон почтасы яки диспетчерлык хезмәте аша турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әгәр проблема чишелмәсә яки мөрәҗәгать җавапсыз калса, халык Дәүләт торак инспекциясенә яки Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Суның сыйфаты билгеләнгән таләпләргә туры килмәвен раслаганда, кулланучы коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүне яңадан исәпләүне таләп итәргә мөмкин.

 Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев