Кулга һәм аякка чыга торган каты сөялләрдән ничек котылырга?
Яңалыклар

Кулга һәм аякка чыга торган каты сөялләрдән ничек котылырга?

Кулга һәм аякка чыга торган каты сөялләрдән уксус ярдәмендә котылырга була. Берничә ысулын тәкъдим итәбез.

*1 стакан 9 процентлы уксуска ярты стакан вакланган суган кабыгы салып, 2 көн тотабыз. Кабыкны җиңелчә генә сыгып алабыз да сөялгә 1 сантиметр калынлыгында сылап, өстеннән полиэтилен белән каплап, төнгә бәйләп куябыз. Өч тапкыр шулай эшләгәннән соң, сөял йомшара һәм аны пемза ярдәмендә кырып алырга була.

*Аерым савытка бүлеп алынган 70 процентлы уксус кислотасына шырпының күкертле башын тидереп алабыз да сөялне шуның белән эшкәртәбез. Тирегә тидерергә ярамый. 10-15 минуттан соң тагын кабатлыйбыз. Көнгә 3-4 мәртәбә эшләргә кирәк.

*100 миллилитр күләмендә алынган 6 процентлы виноград уксусына 200 грамм ак ипи йомшагын салып, ярты сәгать тотабыз. Сөялнең ян-якларын вазелин белән майлыйбыз. Ипине авырткан җиргә сылап, төнгә бәйләп куярга кирәк.

http://www.kukmor-rt.ru


Нет комментариев