Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Кызу көннәр алдамы?

Вильфанд июль-августта эсселек климатик нормадан югарырак булачагы турында кисәтте

Россиядә 2025 елның июль һәм август айларында температура нормадан югарырак булачак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Июль һәм августта, гомумән җәй көне, 65 процент ихтималлык белән температура нормадан югарырак булачак», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, ул 35 процент ихтималлык белән һава торышы әлеге фаразга туры килмәскә мөмкин, дип искәртте.

«Һава торышының фаразланган алмашынып торуы табигатьтә күзәтелә торган үзгәрүчәнлекнең 65процентын тәшкил итә, ә 35 процент булганда аны фаразлау мөмкин түгел диярлек», – дип билгеләп үтте метеоролог.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/vilfand-iyul-avgustta-esselek-klimatik-normadan-yugaryrak-bulacagy-turynda-kisatte-5906483

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев