“Күз яше генә булышмаячак“. Юкка чыккан уҗым икмәк бәясен күтәрмәсме?
Чүп өстенә чүмәлә, әйдә, син дә чүгәлә, диләрме әле? Язгы чәчү чоры хуҗалыклар өчен болай да мәшәкатьле, чыгымлы вакыт инде ул. Быел өстәвенә 150 мең гектар мәйданда уҗым культураларының һәлак булуы тагын да хәвефкә салды. Көзге чәчүлек җирләренә зыян килү аркасында, 2 майда Татарстанда гадәттән тыш режим кертелде.
Зыян капланырмы? Уҗым культураларының һәлак булуы икмәк бәясе күтәрелүгә китермәсме? Әлеге сорауларга җавапны республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бирде.
Зыян капланырмы?
Министр уҗым культуралары һәлак булуның сәбәбен һава торышы шартларына бәйләп аңлатты.
– Кышка бик борчылып кердек, чөнки дым аз иде. Шытымнар начар булды. Аеруча Буа зонасындагы 7-8 районда уҗым культураларына зур зыян килде, – диде Марат Әхмәтов.
Ә уҗым культураларына иң аз зыян килгән районнар исемлегендә – Зәй, Сарман, Тукай, Минзәлә, Азнакай.
– “Бу – “Агросила“ эшли торган зоналар. Әлеге инвесторның технологияләре югары. Ләкин анда да югалтулар бар, бәлки, кайдадыр технологияләр тулысынча үтәлмәгәндер. Тулаем алганда, технологияләр югары булган урыннарда тулысынча үлгән культуралар бик аз, – дип аңлатты министр.
Ул китергән мәгълүматлар буенча, уҗым культуралары быел барлыгы 561 мең гектар мәйданда чәчелгән. Шуның 150 меңенә зыян килгән. Берничә көн элек Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, уҗым культуралары һәлак булган чәчүлек җирләрен карап чыкканнан соң, зыян күләмен 9 млрд сум дип бәяләгән иде. Тик министр аның сүзләренең дөреслеккә бик үк туры килмәвен җиткерде.
– Зыянны исәпләү методикасы ул синең өметләнгән уңыш, яңадан күпмедер чыгымнар тотканнан соң да зур уңыш алу суммасыннан чыгып исәпләнми. Ул эшкә тоткан физик һәм акча чыгымнарына бәйле. Җир эшкәртү өчен күпме көч түктең, акчалата, әйтик, ягулыкка, хезмәт хакына, запас частьларга, техника амортизациясе, орлык бәясенә керткән чыгымнар исәпкә алына. 150 мең гектар басуга зыян килгән дип сөйләшәбез икән, аның өчен тоткан уртача чыгымнар 1,5 млрд сум тирәсе тәшкил итә. Башка төрле методиканы Россия хөкүмәте дә, Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да кабул итми. Айрат Нәҗипович фикере “менә бу басулар исән-сау чыккан булса, гектарыннан 40ар центнер уңыш вәгъдә иткән булса, без аннан 9 млрд сумлык продукция җыеп ала алган булыр идек“ дип, үзенә күрә бер үкенеч белән әйтелгән сүзләре ул, – диде Марат Әхмәтов. – Безгә әлегә 1,5 млрд сумлык югалтуларны тулысынча кайтарып бирер дип беркем дә гарантия бирми. Әмма бер генә ведомство да документларсыз эш итмәячәк. Алар безнең күз яшьләренә генә ышанмаячак. Нинди зур зыян күрүебезне документлар белән расларга тиешбез.
“Икмәк бәясе артуга әлегә сәбәп юк“
Авыл хуҗалыгында нинди дә булса авырлык килеп чыкса, гадәттә, моны сатып алучылар да сизә. Уҗым культураларының һәлак булуы икмәк бәясе күтәрелүгә китермәсме? Бу сорауга министрның җавабы менә болай булды:
– Гадәттә, яз-җәй айларында онга бәя күтәрелми. Буласы булды инде. Шуңа күрә мин яңа уңыш җыеп алганчыга кадәр икмәккә бәя артуга сәбәпләр күрмим. Бу сорауны күпләр миңа бирсә дә, икмәк бәясендәге өлеше нибары 15-20 процент кына. Он кыйммәте башка сәбәпләр белән формалаша. Предприятиеләрнең, бәлки, үз технологик сәбәпләре бардыр. Гомумән алганда, икмәк куллану елдан-ел кими. Хәзер халык кеше башына тәүлегенә 250-260 гр икмәк ашый.
Язгы чәчү
Бүген республика хуҗалыклары тулысы белән – язгы кыр эшләрендә. Барлык мәйданнарның яртысыннан артыгы чәчелгән. Чәчүлек мәйданы 2,8 млн гектарны тәшкил итә. Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Актаныш, Зәй, Буа кебек районнарда төп чәчү эшләре инде шушы көннәрдә тәмамланырга да мөмкин.
– Республикада климатик зоналар төрле булганлыктан, чәчү барышы да төрле җирдә төрлечә. Дым каплатуга, иртә чәчүгә беренче булып керешүчеләр чәчү эшләренең ахырына якынлашып килә. 9 майга берничә район – иртә чәчелә торган культураларны чәчеп бетерү алдында. Ә ике фазада чәчелә торган культуралар – рапс, көнбагышны чәчү Җиңү бәйрәменнән соң да берничә көн дәвам итәчәк, – диде Марат Әхмәтов.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев