14 май 2019 яңалыклары
-
Шаһитлар Авиатөзелеш районында һәм Казан янында боз явуын видеога төшергән
Кадрлар белән «Биек Тау» районыннан М7 трассасында шаһитлар һәм Кадыш бистәсе халкы уртаклашты.
-
Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз турында кисәтә
Республикада секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил белән яшенле яңгыр көтелә.
-
Кырым мөфтияте мәдрәсәдә уздырылырга тиешле концертны тыюга ирешкән
Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгы структурасындагы Зынҗырлы мәдрәсәсендә Камера оркестры концерты узарга тиеш булган.
-
WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билет бәяләре билгеле
22 август көнне ачылыш тантанасы, 27 августта чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.
-
Саба гимназиясе укучылары Мәктәп укучыларының хезмәт отрядлары фестивалендә
10-12 май көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы Мәктәп укучыларының хезмәт отрядлары фестивале узды.
-
"Йөрәккәем сизде микән соңгы ялкын учакта" - Хәния Фәрхигә атап БӘЕТ язганнар
Хәния Фәрхинең Айгөл Сәлимгәрәева исемле туганы ВКонтактеда «Хәния Фәрхи — мәңгелек хәтер» төркемендә җырчыга багышлап бәет язган һәм «Хәния апа бәете. Изге ураза айларында апабызга дога булып ирешсен иде…» дип язган.
-
Ришат Төхвәтуллин: Митингларда катнашмасам да, мин татар телен яклау эшендә
Җырчы эстрада җырчыларының татар телен яклау проблемасыннан читтә булуы белән килешмәвен әйтте.
-
Белгечләр чәчүлеккә орлык сайлау өчен киңәшләр бирде
“Орлык төргәгендә җитештерүче турындагы мәгълүматлар булырга тиеш”, - диде Ленар Фәттерахманов.
-
13 майда Лесхоз бистәсендә «Нарат» спорт комплексы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар
13 майда Лесхоз бистәсендә «Нарат» спорт комплексы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар. Кайбер хезмәткәрләр ГТО нормативларын аерымлык билгеләренә үтәделәр.
-
Казанда WorldSkills чемпионаты волонтерларын укыту программасы ачылды
Дөнья чемпионатында барлыгы 3,5 мең волонтер эшләячәк.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә Җиңү бәйрәме
8 майда Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг булып узды.
-
Данир Сабиров дошманнарын азат итә
Данир Сабиров инстаграмдагы подписчиклары белән көрәшә.
-
Мәхәббәт, кәҗә һәм хорлар көрәше
12 май көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән артистлар катнашында "Мәхәббәт, кәҗә һәм хорлар көрәше" дип исемләнгән театральләштерелгән - иҗат концерты оештырдылар.
-
“Күз яше генә булышмаячак“. Юкка чыккан уҗым икмәк бәясен күтәрмәсме?
Чүп өстенә чүмәлә, әйдә, син дә чүгәлә, диләрме әле? Язгы чәчү чоры хуҗалыклар өчен болай да мәшәкатьле, чыгымлы вакыт инде ул. Быел өстәвенә 150 мең гектар мәйданда уҗым культураларының һәлак булуы тагын да хәвефкә салды. Көзге чәчүлек җирләренә зыян килү аркасында, 2 майда Татарстанда гадәттән тыш режим кертелде.
-
Сыйныфташларына һәм укытучысына пистолет белән янаган егетнең мотивлары җавапсыз мәхәббәт булып чыккан
Кичә иртән Казанның 7нче гимназиясендә өлкән сыйныф укучысы, пычак һәм пневматик пистолет белән коралланып, 12 укучыны һәм рус әдәбияты укытучысын корал белән янап сыйныфтан чыгармый тоткан.17 яшьлек егетне бер сәгатьтән азрак вакыт эчендә тоткарлаганнар. Нәтиҗәдә, берәү дә физик зыян күрмәгән.