Мәхәббәт, кәҗә һәм хорлар көрәше
Район яңалыклары

Мәхәббәт, кәҗә һәм хорлар көрәше

12 май көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән артистлар катнашында "Мәхәббәт, кәҗә һәм хорлар көрәше" дип исемләнгән театральләштерелгән - иҗат концерты оештырдылар.

Бу көнне зал язгы кәеф атмосферасы, елмаюлар, тамашачыларның шатлыгы белән тулы иде. Җыр - шигырьләрнең тирән мәгънәсен чагылдырган матур, дәртле биюләр күңелләргә хуш килде. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев