Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке дүртенчеләр киткәч Саба районы Явлаштау авылында булган.
«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, биредә мәктәп автобусы һәм KIA автомобиле бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, автобус та, җиңел автомобиль дә юл читенә төшеп киткән.
«Бәхеткә, авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Урынга полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар килде. Алар автобусны юлга өстерәтеп чыгарды», - диде шаһитлар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-maktap-avtobusy-kia-belan-bareleskannan-son-yul-citena-tosep-kitkan-5867359
Нет комментариев