Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хаҗ сәфәре оештыралар
Россия мөселманнары Диния нәзарәте зур акция уздыра, аның кысаларында быел махсус хәрби операциядә катнашучы 5 меңнән артык хәрби һәм аларның гаилә әгъзалары хаҗ кыла алачак.
Бу хакта РИА Новостига РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр һәм хаҗ буенча урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Әббәсов хәбәр итте. Росссия Мөфтиләр шурасы шул хакта яза.
«Бу инициатива - хәйрия ярдәме нәтиҗәсе, һәм беренче чиратта Туган илгә хезмәт итүдә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән кешеләргә, шулай ук аларның якыннарына юнәлдерелгән. Программаны финанслау сенатор Сөләйман Кәримов биргән хәйрия ярдәме хисабына тәэмин ителде. Шуның нәтиҗәсендә 5 мең дин тотучы хәрби һәм аларның гаилә әгъзалары Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу мөмкинлеге алды», - дип сөйләде мөфти Рушан Әббәсов.
Дин эшлеклесе сүзләренчә, хәзерге вакытта хаҗиларны җибәрүнең актив этабы бара, ә Россия мөселманнары Диния нәзарәте үзенең дини миссиясе кысаларында сәфәрнең барлык этапларын оештыруны тәэмин итә, шул исәптән дин тотучыларга әзерлек, озата бару һәм дини үгет-нәсихәт бирүне дә.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларының бер өлеше Согуд Гарәбстанында, бер өлеше очышка әзерләнә. Бу Россия Федерациясенең барлык төбәкләре вәкилләре диярлек. Якындагы якшәмбедә мин шәхсән аэропортта диндәшләремнең чираттагы төркемен озатачакмын, алар арасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән хәрбиләр, һәлак булган хәрбиләрнең әниләре, хатыннары һәм балалары бар», - диде мөфти Рушан Әббәсов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maxsus-xarbi-operaciyada-katnasucylar-ocen-xa-safare-oestyralar-5905263
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев