Мәгарәдә калу. Аннан чыгу юлы бармы?
Тумышы белән күршебез Башкортстанның Дәүләкән районнан булган, китаплары дөнья халыкларының 25 теленә тәрҗемә ителгән рус язучысы Людмила Улицкая шушы атнада “Россия Европадан 150 елга артта, ул көннән-көн ныграк дөньяви провинциягә әйләнеп бара”, дип белдерде.
Бөеклеге даими тукылып торган ил – провинция? Язучы бәлки арттырадыр? Ярты гасырлык артталык турында ишетеп торабыз анысы. Чыннан да икътисадый һәм бигрәк тә социаль күрсәткечләр, тормыш сыйфаты турында сөйләгәндә аутсайдерлыкның шуннан да ким түгеллеге мәгълүм. Тик эш тамак туклыгы, өс бөтенлегендәге аерма белән генә бетсә икән. Иҗтимагый аң, менталитет, заманча фикерләү, хөрлеккә даими ихтияҗ ише күрсәткечләр дә бар бит әле. Нәкъ менә шуларның торышын, зәгыйфьлек вә гариплеген, шовинизм белән мөлдерәмә тулы биредәге алама холык-фигыльне дә кертеп исәпләгәндә артталык 150 ел да, ихтимал, күбрәк тә булыр. Иске Дөньядагы берәр дәүләтнең азчы-лык халык теленә каршы сугыш игълан итүен күз алдына киереп буламы бүген? Аларның башына мәгарәдән тартып чыгарылган андый реликтив явызлык сыямы?
Моннан биш гасыр диярлек элек булган яулап алу, буйсындыруларны, аннан соңгы кагу, чукындыру, башкача кыерсытуларны, ул заманнарның рәхимсезлегенә сылтап әле күпмедер аңлап була. Европа дәүләтләренең Америкадагы җирле халыкка каршы кылган әшәкелекләре, шул ук конкиста ХIХ гасыр башына чаклы сузылган. Бүген урамда ХХI гасыр. 200 ел үткән. Россиядәге “конкиста”, ил гасыр ярымга артка калган очракта да 50 ел элек бетәргә тиеш иде. Тик кече милләтләрне артык күрү, комачауга санау Россиядә һаман да исән. Исән генә түгел, биредә ассимиляциягә өстәмә тизләнеш тә биреп киләләр. Азчылыкларны хәзер элекке кебек асып-кисеп мәшәкатьләнәсе юк, бары телсез генә итәсе. Ике-өч буыннан коеп куйган манкортка ягъни “өлкән туганга” әверелә-чәкләр. Бу илдә үз-үзең булып калу җинаяткә тиң, язылмаган законнар буенча алай кылану – дәүләт мәнфәгатьләренә каршы бару, дәүләт куркынычсызлыгын киметү санала. Ә бит зурдан алганда Россиянең тышта да, эчтә дә дошманнары юк. Ул аларны йә үзе уйлап чыгара, йә акылга, мантыйкка сыймас гамәлләре аркасында тудыра.
Бу атнада Россия мәгариф министрлыгы тел реформасына бәйле рәвештә әзерләп яткан яңа уку планнарының эчтәлеге мәгълүм булды. Аларда республикаларның дәүләт телләре турында ярты кәлимә сүз булмау белән беррәттән, хурланып үләрсең, туган телгә атнасына җәмгысы бер сәгать, әдәби укуга янә бер сәгать вакыт каралган. Бер үк вакытта рус теле һәм әдәбиятенә сәгатьләр дүрт тапкыр артык. Ата-аналар туган тел дип рус телен сайлаган очракта аерма биш (!) тапкырга җитәчәк. Бу – дискриминация, кешене милләтенә карап эзәрлекләү түгелме? Башкача әйткәндә, ачыктан-ачык боерма-салар да, һәр азчылык милләткә милләтеннән баш тартырга кушу бу. Аларга без үз кавемнәрен ишәйтер өчен кеше материалы буларак, эшче көч, сука аты буларак кына кирәк булып чыгабыз. Алар мантыйгы буенча, без телебезне, мең еллык мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне тарих чүплегенә атып, яңа сыйфатта җырлап яшәп китәргә тиеш.
Татар бүген шундый халәттә, кайбер көрәшчеләребез иң начар сценарийга – милләт буларак бөтенләй юкка чыгуга әзер булып торырга куша. Ягъни, ул көн килеп җиткәнче, бар булган мәдәни мирасыбызны, милләтнең бар рухи байлыгын архивлаштырып куярга. Яһүдләр үрнәгендә, соңыннан, шовинизм тарафдарлары җәһәннәмгә олаккач, телне дә, башкасын да яңадан торгызу өчен. Шул ук коми, бурят яки мари, мордва кебек халыкларга инде бу эшне бәлки бүгеннән үк, кичекмәстән башлыйсыдыр. Чөнки аларның хәле татарныкыннан да мөшкелрәк. Моны күреп, бәлки басымчаклаучылар аз гына акылга килер, уйлана башлар, бәлки кемгәдер оят булыр. Моны күреп, бәлки халыкара оешмалар үз сүзен әйтер. Кече милләтләргә каршы ХХI гасырда оештырылган инквизиция өчен бәлки Россиягә каршы өстәмә чикләүләр кертелер. Башкача аларны ничек тыярга?
“Дөньяви провинция”. Русофиллар “Гейропа” дип мыскыл иткән кыйтгадан заманга сыймаган артталык. Людмила Улицкая Россиядәге милли мәсьәләләргә кагылмый. Ул рус халкына биредәге мәгарә кануннарыннан арынуда үз рецептларын, тәкъдимнәрен юллый: “Без башлыкларыбыздагы, хәрби җитәкчеләрдәге агрессия, мин-минлек, сугышчан аңны киметә алмыйбыз. Тик үзебездәге агрессияне баса алабыз. Үртәлмик, ачу белән яшәмик, ярсымыйк, төшенкелеккә бирелмик”, - ди язучы. Мин бу сүзләргә “Властька ияреп, янәшә яшәүче халыкларны җәберләмик, толерант булыйк, дус-тату яшик”, – дип тә өстәр идем.
Фото: https://pixabay.com | Staropramen
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев