Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгълүмат чыганаклары Алла Пугачеваны янәдән "соңгы юлга озатканнар"

Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында җырчы Алла Пугачеваның үлеме турында хәбәр тараттылар. Җырчыга йөрәк өянәге булган, имеш. Әлеге чыганаклар аша Алла Пугачеваның халык арасында күптән күренмәве, ә автомобиленең Мәскәүдәге бер хастаханә янында торуы хәбәр ителә. Имеш, җырчы соңгы вакытта сәламәтлегеннән нык зарланган. - Кичә генә күрештем. Буш сүз. Барысы да яхшы,...

Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында җырчы Алла Пугачеваның үлеме турында хәбәр тараттылар. Җырчыга йөрәк өянәге булган, имеш.

Әлеге чыганаклар аша Алла Пугачеваның халык арасында күптән күренмәве, ә автомобиленең Мәскәүдәге бер хастаханә янында торуы хәбәр ителә. Имеш, җырчы соңгы вакытта сәламәтлегеннән нык зарланган.

- Кичә генә күрештем. Буш сүз. Барысы да яхшы, - дип белдерде бу уңайдан Алла Пугачеваның директоры Елена Чупракова.

Хәер, кайбер мәгълүмат чыганаклары Алла Пугачеваны беренче тапкыр гына "соңгы юлга озатмый" инде. Дөрес булмаган андый хәбәрләр 2011 елда да таралган иде.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев