Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Миңгәрдә Ирек Миңнәхмәтовның 45 еллыгына багышланган Хәтер кичәсе узды

Чараны Миннәхмәтовлар гаиләсе оештырды, анда күпсанлы кунаклар: Миңнәхмәтовның хезмәттәшләре, медиа тармагы вәкилләре, эшмәкәрләр, спортчылар һәм аны якыннан белгән башка бик күпләр чакырылды.

Миңгәрдә Ирек Миңнәхмәтовның 45 еллыгына багышланган Хәтер кичәсе узды

Фото оештыручылар тарафыннан тәкъдим ителде

Кичә программасының төп өлеше Ирек Миңнәхмәтовның балачагы һәм эшмәкәр буларак формалашу чоры турындагы театраль постановка булды, ул аның туганнары истәлекләренә нигезләнгән.

Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтов 1980 елның 25 декабрендә туган. Аның карьерасы гаилә бизнесыннан башланды, ә соңыннан ул Татарстан икътисадында төп фигураларның берсенә әверелде. Әмма 2020 елның 13 мартында фаҗигале рәвештә вафат була.

 

Фото: ©

Ул бизнеста карьерасын «Чыңгызхан» компаниясенең генераль директоры булып башлады, шулай ук бизнесның төрле өлкәләрендәге компанияләрне үз эченә алган MID компанияләр төркеме белән җитәкчелек итте.

Ирек Миңнәхмәтов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасында Татарстанның медиа тармагы үсешенә зур өлеш кертте.

Миннәхмәтов карьерасының мөһим этапларының берсе – «Татспиртпром» генераль директоры булып эшләве.
Ирек Миңнәхмәтов спорт өлкәсендә активлык күрсәтте, автоузышлар буенча ярышларда күп тапкырлар җиңүче булды. Ул шулай ук Татарстан Республикасының спорт пейнтболы федерациясе рәисе булды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mingarda-irek-minnaxmatovnyn-45-ellygyna-bagyslangan-xater-kicase-uzdy-5916425

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев