Министрлыкта салым бурычын киметү буенча баланс комиссиясе утырышы узды
Агымдагы елның 26 октябрендә министрлык Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле белән берлектә тармак предприятиеләренең салым бурычын киметү буенча баланс комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматларына караганда, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым бурычы агымдагы елның 1 октябренә 604 млн сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 79 млн сумга күбрәк. Узган ай белән чагыштырганда уңай динамика бар. Кимү 21 млн.сум тәшкил итә. Бурычның 62 проценты яки 369,8 млн.сум банкротлык процедурасындагы 141 предприятиегә туры килә. Узган атнада уздырылган баланс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча, 44 предприятие тарафыннан гомуми суммасы 70,2 млн сум булган бурыч түләнде. Бүгенге утырышка 43 предприятие чакырылган. Шуларның 28 предприятиесе 119 млн сумлык салым йөкләмәләрен түләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев