Миңнеханов бензин белән ажиотаж аркасында ягулык станцияләрен даими тикшерергә кушты
Соңгы көннәрдә Казанның ягулык салу станцияләрендә (АЗС) ажиотаж күзәтелә. Аерым АЗСларга ягулык китерү күләме арттырылды, әмма бу киеренкелекне киметмәде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов логистика мәсьәләләрен тикшерергә кушты, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров
Ягулык җитештерүчеләр халыкның паникага бирелүен, шуның аркасында ихтыяҗ артуын әйтә: элек бер ягулык салу станциясе тәүлегенә 15 тонна сатса, хәзер шул ук күләмне 6 сәгатьтә алып бетерәләр. Сәбәбе – ягулыкны күпләп сатып алу. АЗСта бензинны канистрларга агызуны тыю гамәлдә, ләкин барысы да бу кагыйдәне үтәми. Нәтиҗәдә километрлы чиратлар һәм ясалма дефицит барлыкка килә. Халыкка бензинны ихтыяҗ булганда гына салырга һәм паникага бирелмәскә киңәш итәләр.
Миңнеханов җаваплы хезмәтләргә ягулык салу станцияләрендә даими тикшерүләр уздырырга һәм хокук бозулар ачыкланганда чаралар күрергә кушты.
Бүгенге көндә ягулык станцияләренә ягулык кайтару график буенча бара. Запас җитәрлек.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-yagulyk-stanciyalarendage-aziotaz-fonynda-yagulyk-logistikasyn-tiksererga-kusty-5926394
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев