Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов гаиләләр һәм муниципалитетлар арасында «Экояз» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Үзәге бистә яки авыл булган муниципалитетлар арасында Саба районы - икенче урынны яулады.

Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә Татарстанның муниципаль берәмлекләре һәм республикада яшәүче гаиләләр арасында узган «Экояз» бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Җиңүчеләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Киңәшмә төбәкнең барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков санитар-экологик икеайлык кысаларында узган «Экояз» бәйгесе нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу юлы сигез атналы марафонның һәр атнасы аерым темага багышланды. Бәйгегә барлыгы 1200 гариза килгән.

Докладчы «әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә геройлар» дип атарга мөмкин булган татарстанлыларга игътибар юнәлтте. Ул Минзәләнең 3нче мәктәбе укучыларын мисал итеп китерде. Укучылар 150 чара үткәргән: территорияне җыештырган, агачлар утырткан, хуҗасыз хайваннар асрала торган приютларга булышкан.

Аннары «Экояз» бәйгесендә җиңүчеләрнең бер өлешен бүләкләделәр. «Экогаилә» номинациясендә Сарман районыннан Ханнановлар иң яхшы гаилә дип танылды. Менделеевск районыннан Шәрифуллиннар гаиләсе - икенче, шул ук районнан Мачихиннар гаиләсе өченче урынны алды.

Үзәге бистә яки авыл булган муниципалитетлар арасында Биектау районы – беренче, Саба районы - икенче, Апас районы өченче урынны яулады.

Үзәге шәһәр булган муниципалитетлар арасында Кукмара районы беренче урынны алды. Икенче урында - Әлмәт районы, өченчедә - Менделеевск районы.

Шәһәр округлары арасында Казан иң яхшысы дип табылды. Чаллы икенче баскычта урнашты.

«Экояз» бәйгесенең калган номинацияләрендә җиңүчеләр июнь уртасында узачак бүләкләү тантанасында игълан ителер дип көтелә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-gailalar-ham-municipalitetlar-arasynda-ekoyaz-baigese-inucelaren-bulaklade-5888493

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев