Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп автобуслары тахографсыз йөргән

Саба район прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә закон таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады. Аерым алганда, тикшерү барышында мәгариф учреждениеләренә караган 16 мәктәп автобусының тизлекне һәм хәрәкәт юнәлешен, ял итеп алу вакытын өзлексез теркәп баруны тәэмин итүче контроль системасы - тахографлар белән җиһазланмавы билгеле булды. Шул уңайдан Саба муниципаль районы башкарма комитетына...

Саба район прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә закон таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады. Аерым алганда, тикшерү барышында мәгариф учреждениеләренә караган 16 мәктәп автобусының тизлекне һәм хәрәкәт юнәлешен, ял итеп алу вакытын өзлексез теркәп баруны тәэмин итүче контроль системасы - тахографлар белән җиһазланмавы билгеле булды. Шул уңайдан Саба муниципаль районы башкарма комитетына ачык­ланган закон таләпләрен бозу фактларын бетерү зарурлыгы турында прокурор тәкъдиме кертелде. Хәзер ул каралу стадиясендә.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев