Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобилизациядән качып, чит илгә китүчеләр күбрәк салым түләячәк

Аларга салым күләме 30%ка кадәр җиткерелә. Мобилизациягә эләгүдән куркып, Россиядән чит илгә чыгып китүчеләр күбрәк салым түлиячәк. Алар өчен салым күләме 30%ка җиткерелә, дип белдергән Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Евгений Федоров.

Депутат әйтүенчә, кеше Россиядән китеп, илдә озак булмыйча торганнан соң Россиянең салым түләүчесе булудан туктый. Безнең илдә бу срок – ярты ел.

“Әгәр кеше Россиядән китсә дә, барыбер шунда акча эшли икән, башкалар кебек үк салым түли. Ләкин хәзер бу салым 13%кына түгел, ә 30% булачак. Юридик яктан караганда компания чит ил кешесен эшкә алган булып чыга”, – дип аңлаткан Федоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев