Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мобилизациянең яңа дулкыны булачак… ярдәм итәм»: мошенниклар алдауның яңа ысулларын тапканнар

«Мобилизациянең яңа дулкыны булачак. Якыныңның анда эләгәчәк ир-егетләр исемлегендә бармы-юкмы икәнлеген тиз арада ачыкларга ярдәм итәм». Соңгы арада «Телеграм»да шундый игъланнар күренә башлады. Бар нәрсәдән үзенә файда табып калырга тырышкан мошенниклар шул рәвешле илдә барган вакыйгалардан тагын бер кат отып калмакчы.

«Тагын бер кат» диюебез юкка түгел. Хәтерләсәгез, илдә өлешчә мобилизация игълан ителү белән «мобилизациядән качып калырга ярдәм итәм», «военкомат белән проблемалардан коткарам» ише вәгъдәләр белән халыкның башын бутарга кереште алар.

Кибербелгечләр кырыгалдарлар, өлешчә мобилизацияне сәбәп итеп, «Телеграм» мессенджеры аша Россия халкына «һөҗүм итә» башлады дип кисәтә. «РТК-Солар» цифрлы куркынычларны анализлау төркеме җитәкчесе Диана Селехина сүзләренә караганда, кырыгалдарларның кармагына капкан кеше, үз артыннан якыннарын, таныш-белешләрен дә өстери. Ник дигәндә, кырыгалдарга акча күчереп, мобилизацияләнәчәк кешеләр исемлеген карыйм дип, ул җибәргән сылтама буенча кергән кеше, автомат рәвештә телефонында сакланган башка кешеләрнең номерларына да юл ача. Шул рәвешле аларның да кырыгалдар корбанына әверелүе бик ихтимал.

«Шуңа күрә чит номердан шалтыраткан, язган кеше никадәр генә ышандырырлык итеп сөйләсә дә, аңа ышанырга, ул кушканнарны эшләргә, ул җибәргән сылтамаларга керергә ярамый», – ди Диана Селехина.

Кырыгалдарлар Яңа ел ялларында да тик ятмаган. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу чорда илдә мошенниклар тарафыннан алданучылар саны икеләтә арткан. Кырыгалдарлар бәйрәм көннәрендә халыкны, нигездә, лотереяда оттыгыз дип, шулай ук бәйрәм чараларына ташламалы бәядән билет «сатып», төп башына утырткан.

Мошенниклар элек-электән яратып кулланган алдау очракларын да онытып бетерми. Халыкны телефон аша төп башына утырту – шулар арасында иң киң таралганы. Рәсми саннардан аңлашылганча, узган ел Россиядә телефон аша кылынган җинаятьләр саны 80 процентка арткан.

Россия Үзәк банкының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Шәрифуллин сүзләренә караганда, мошенниклар бүген дә, нигездә, банк хезмәткәре булып шалтырата. Сезнең счеттан акча урларга җыеналар, моның өчен акчагызны куркынычсыз счетка күчереп өлгерергә кирәк, дип алдый алар. Ышанычны арттыру өчен соңгы арада корбанына шушы банкның хезмәткәре булуын «раслаган» ялган таныклык, документлар да җибәрә башлаган алар.

– Анда дөрестән дә бездә эшләүче кешенең исем-фамилиясе күрсәтелгән булуы ихтимал. Ник дигәндә, ул мәгълүматны табу кыен түгел. Аны безнең сайтка кергән һәркем күрә ала. Шуңа күрә тагын бер кат искәртәсем килә: банк хезмәткәре беркайчан да кешегә турыдан-туры шалтыратмаячак. Телефон аша аларның исәп-хисап счетлары белән дә эш алып бармый ул. Ышандыру өчен, ниндидер документ күчермәләрен дә җибәрми. Шуңа күрә мондый шикле шалтырату килеп ирешсә, сөйләшүне шундук туктатыгыз. Исәп-хисап счетыгыздагы акча өчен борчылсагыз, бу хакта банкның үзенә шалтыратып белешегез. Аның номеры банк картагызның арткы ягында күрсәтелгән, – ди Марат Шәрифуллин.

Юрист Роман Архипов сүзләренә караганда, мошенник сүзенә алданып рәсмиләштерелгән кредиттан баш тартып та булмый.

– Кредиттан баш тарту алган акчаны банкка кире кайтару дигәнне аңлата. Әмма акчасы мошенник кулында булгач, алданган кеше бу акчаны ничек кире кайтарсын? Башка очракларда банктан алган кредиттан баш тартып була. Моны сезгә кредит хупланган көннән башлап 14 көн эчендә эшләргә була. Әмма аны никадәр тизрәк эшләсәгез, шулкадәр яхшырак. Моның өчен банкка, кредиттан баш тартып, алган акчаны кире кайтарырга җыенуыгызны белгертеп, гариза язарга кирәк. Банк бу мөрәҗәгатьне бер атна эчендә карарга тиеш. Финанс оешмасы теге яки бу сәбәпләр аркасында сезнең белән килешүне өзүдән баш тартса, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди юрист.

Врезка

Банктан дип шалтыраткан мошенниклар корбаны булмас өчен хокук сакчылары түбәндәге киңәшләргә колак салырга чакыра:

– банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларының шәхси мәгълүматларын сорап, йә булмаса, акчагызны югалтырга мөмкинсез дип, куркытып шалтыратмый;

алар клиентның банк картасы номерларын, смс аша килгән парольләр дә сорамый;

– банк хезмәткәре башта кредит рәсмиләштереп, аннары шуны ниндидер билгесез счетларга күчерүне сорамый;

– телефоннан шалтыраткан «банк хезмәткәре» кушуы буенча телефоныгызга ниндидер кушымталар йөкләтүдән дә сакланыгыз;

– үзегез турындагы шәхси мәгълүматны, банк картасы номерларын, смс аша килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез;

– сезгә чынлыкта кемнең шалтыратуын банкның «кайнар элемтәсе»нә шалтыратып белешегез. Аның номеры банк картасының арткы ягында күрсәтелә. Эчке эшләр органнарына да мөрәҗәгать итү комачауламас.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев