23 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
ГТО нормаларын тапшырдык
Без, Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Саба таңнары” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, бүген коллектив белән җыенып, “Саба-Арена” спорт мәктәбенә «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) нормативлары - физкультура-спорт комплексы ГТО нормативларын тапшырырга бардык.
-
Илгиз Абдулла улы Абдуллин «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде
Якташыбыз, Татарстан Республикасы югары белем бирү системасы ветераны, Россия Федерациясе Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, «Мактаулы остаз» билгесе иясе Илгиз Абдулла улы Абдуллин «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.
-
«Казан Экспо» мәйданчыгында Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарын ачу тантанасы узды
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер катнашты.
-
«Саба - Чаңгы 2023» төнге чаңгы ярышлары узачак [нигезләмә]
Барлык спортчыларны да 2023 елның 28 гыйнварында Байлар Сабасының Саба елгасы яр буенда узачак «Саба- чаңгы 2023» төнге чаңгы ярышларында катнашырга чакырабыз.
-
Яшелчә орлыкларын утырту көннәре дә җитте!
Бакчачылар, уңышлы көннәрне алдан билгеләп куегыз!
-
«Яхшылык кыл» эгидасы астында өстәл теннисы буенча атналык турнир
«Саба Арена» базасында «Яхшылык кыл» эгидасы астында өстәл теннисы буенча атналык турнир узды.
-
Мөбарәк Рәҗәб ае башланды!
23 гыйнварда Рәҗәб ае башланды. Рәҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Рәҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, – диелгән. Шул рәвешле, Рәҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора.
-
«Мобилизациянең яңа дулкыны булачак… ярдәм итәм»: мошенниклар алдауның яңа ысулларын тапканнар
«Мобилизациянең яңа дулкыны булачак. Якыныңның анда эләгәчәк ир-егетләр исемлегендә бармы-юкмы икәнлеген тиз арада ачыкларга ярдәм итәм». Соңгы арада «Телеграм»да шундый игъланнар күренә башлады. Бар нәрсәдән үзенә файда табып калырга тырышкан мошенниклар шул рәвешле илдә барган вакыйгалардан тагын бер кат отып калмакчы.
-
Эзмә авыл жирлегенең хоккей командасы быелгы беренче уенын башлап жибәрде
22 гыйнвар көнне Эзмә авыл жирлегенең хоккей командасы быелгы беренче уенын Байлар Сабасы командасы белән башлап жибәрде.