«Казан Экспо» мәйданчыгында Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарын ачу тантанасы узды
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер катнашты.
Ярышлар бер үк вакытта 10 җәйге һәм 8 кышкы спорт төре буенча үткәреләчәк. Уеннарга Россиянең 59 төбәгеннән һәм Белоруссиядән ике меңнән артык махсус спортчы, тренер һәм озатып йөрүче спортчы килде. Ярышлар 27 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев