Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ГТО нормаларын тапшырдык

Без, Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Саба таңнары” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, бүген коллектив белән җыенып, “Саба-Арена” спорт мәктәбенә «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) нормативлары - физкультура-спорт комплексы ГТО нормативларын тапшырырга бардык.

Йөгердек, урында басып торган килеш озынлыкка  сикердек, җирдән куллар белән этендек, гимнастик эскәмиядә басып торган көе алга иелдек. Беребез дә сынатмады. Спорт мәктәбе директоры  Артур Баһманов без күрсәткән нәтиҗәләргә “Молодцы” дип  соклануын  белдерде. ГТО  нормативларын  СССР заманында ук тапшырган Фәнил Мәүлетов  Самуил Маршакның "Знак ГТО на груди у него, больше не знают о нем ничего" дигән шигырен  укый-укый   йөгерде. Соңыннан барыбыз да  ел буе  җитәрлек  энергия  алып, хозурланып, шат күңел белән кабат эшкә кайтып утырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев