Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөселманнарның Шәгъбан ае башланды

Кичә кояш баю белән Шәгъбан аена кердек. Рамазан ае башланырга төгәл бер ай калып бара.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Шәгъбан – минем аем, Рәҗәб – Аллаһы Тәгалә ае, Рамазан исә өммәтемнең ае”, – дигән. Аллаһ рәсүленең бер хәдисендә: “Рәҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, – диелгән.

Шәгъбан - Рамазан ае уразасыннан кала, Пәйгамбәребезнең иң күп ураза тоткан ае. Сәхабә-кирамнар шәгъбан аеның яңа ае күренү белән Коръән укырга тотынган. Шуңа күрә бу айда мәгънәсенә төшенеп, күп итеп Коръән уку мөстәхәб гамәлләрдән исәпләнә. Бу айда кылган игелекле эшләрнең савабы арта, бу айда кылган гөнаһлар өчен аерым тәүбә кылалар. Бу айда киләсе ел арасында үләчәк кешеләрнең исемнәре тереләр дәфтәреннән үлелеләр дәфтәренә күчерелә.

Бу айның уртасында (шәгъбан аеның 14-15нче көннәре) Бәраәт кичәсе бар, аны көндезен уразалы хәлдә, кичен уяу хәлдә үткәрергә кирәк. Шулай ук бу кичәдә күп итеп намаз уку да тәкъдим ителә. Бәраәт кичәсе гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Шәригатьчә әйткәндә, Бәраәт – ул гафу-мәгъфирәт, истигъфар кичәсе. Бәндәләрнең бер еллык бәхете шушы кичәдә тәгаен кылына.

Бу айның ахыргы дүшәмбесен уразада үткәрү гөнаһларның кичерелүенә сәбәпче була. Бу айда биреләчәк зәкятләрне ияләренә тапшыру тотылачак рамазан уразасына көч-куәт бирә.

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Шәгъбән аена шундый исемнең бирелү сәбәбе шундадыр, бу вакытта ураза тотучыларга Раббылары тарафыннан күп изгелек була, чөнки тоткан уразаның әҗере агач ботаклары кебек тармаклана, ишәя. Бу инде җәннәткә керергә сәбәпче була», – дип безгә бу айның фазыйләтен аңлатып биргән.

Шәгъбан ае бик тә кыйммәтле һәм дәрәҗәле ай. Безнең сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ае булу сәбәпле, мөселман бәндәсенең теле һәм яшәгән һәр көне салаватлар белән зиннәтләнергә тиеш. Салаватлар әйтү, ул беренчедән – Аллаһы Раббыбызның әмерен үтәү булса, икенчедән – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм каршында булган хакны үтәү була. Салават ул, Аллаһыдан – рәхмәт, фәрештәләрдән– истигъфар һәм мөэминнәрдән – дога, дигән сүз. Салаватның иң кыскасы: Әллаһүммә салли галә Мүхәммәдин вә галә әәли Мүхәммәд.

29 шәгъбан (кояш бату белән Рамазан шәриф ае башлана. 23 март- уразаның беренче көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев