“Мулланың йортсыз, ач-ялангач калганы юк”
Ни гаҗәп, бер гасыр элек тә имамнарга хезмәт хакы түләргәме-юкмы дигән мәсьәлә еш кузгатылган икән. Мәшһүр мөфтиебез Галимҗан Барудиның көндәлеген укыгач, шуңа исем китте (“Хатирә дәфтәре” дигән исем астында әлеге көндәлекне басмага Тарих институты хезмәткәре Айдар Гайнетдинов әзерләгән).
– Соңгы заманнарда яшь муллаларда үзләренә вазыйфа, эш хакы билгеләү фикере бик куәтле. Мөмкинлек табылып, муллаларга хезмәт хакы билгеләнсә, боларның халык арасында дәрәҗәләре төшәр. Боларга ялчыга караган күз белән карарлар. Вәгазь һәм нәсыйхәтләре митинглардагы речь, башка гыйльми җәмгыятьләрдәге лекция төсен алыр. Мәгълүмат бирер, дини рух бирмәс. Мәчетләрнең мәһабәте, аларда булган тәэсир һәм рух кимер. Муллалар өчен ике яхшы хәл: үзләрен яхшы тотсыннар, чын иманлы, яхшы мөселман булсыннар. Биш вакыт намазда даими булып, кимендә атнага бер мәртәбә вәгазь һәм нәсыйхәт әйсеннәр. Елына сигез-тугыз ай кадәр балалар укытсыннар. Менә бу муллага һич хезмәт хакы кирәкми. Бу мулланың ике өе, аты-сыеры, биш-алты баш сарыгы, ындырында кибәне, сандыгында аз-маз акчасы булачак, ач калачак түгел. Хезмәт хакыннан башка, халыкның үз ихтыяры белән тәрбия ителгән муллаларның йортсыз, мал-туарсыз, ач-ялангач калганы юк, – дип язган анда мөфти хәзрәт.
Кыскасы, ихласлыгы кимер, ялланып эшләүче кебек күренер дип, Баруди үз вакытында имамнарга хезмәт хакы билгеләүгә каршы булган. Балалар укытуга аеруча әһәмият биреп, бу изге эшне оештыручыларны мәхәллә халкы тәрбия итәчәгенә ышанган, ә инде сабак бирүне оештыра алмаучы муллаларны ялкау, рухсыз әрәмтамаклар дип бәяләгән ул. Әлеге “Хатирә дәфтәре”нең җаваплы мөхәррире булган Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөфәр хәзрәт Галиуллин бу уңайдан нәрсә уйлый соң? “Бүген илебездә башка вәзгыять. Халкыбыз хәзер мәхәллә булып яшәүне онытты диярлек. Патша заманында татар мәгарифе өчен хөкүмәт бер тиен дә акча чыгармаган. Шул сәбәпле мәктәп-мәдрәсәләребез сәдака хисабына, байларыбыз химаячелегендә көн күргән. Шулай да мин үзем сабак биргән имамнарга хезмәт хакы түләү ягында. Баруди әйтмешли, әгәр мулла ел дәвамында сигез-тугыз ай укыта икән, ул нәрсә хисабынадыр яшәргә тиеш. Грантлар рәвешендәме, мондый имамнарга акча түләү юлын табарга кирәк”, – дип исәпли ул. Чынлап та, мулла җитмеш төрле һөнәр иясе булса да, дини гыйлем бирү зарурлыгын алга куя, укыта икән, аның башка эшләр белән шөгыльләнергә әллә ни вакыты калмый.
– Бу – шактый четерекле мәсьәлә. Әлбәттә, яңа гына мәдрәсә тәмамлап, чит бер авылга имам булып килеп урнашкан яшьләргә хезмәт хакы билгеләнсә, бик яхшы булыр иде. Әгәр кеше бик тырышса, имамчылык белән дә шөгыльләнә, балаларны, өлкәннәрне дә җыеп укыта ала. Дәүләт дәрәҗәсендә танылган дипломы булса (әйтик, РИУны тәмамласа), мәктәпкә кереп, әхлак нигезләрен укытуына да каршы килмәячәкләр. Әгәр имам татар теле белгече булса, гомумән, олы бер табыш. Хәзер мәчетләрдә “Без – татарлар” курслары ачып, анда дин нигезләре, татар теле һәм тарихы буенча өч айлык курслар оештырырга җыенабыз. Анда татар теле һәм тарихы дәресләре укытканнарга түләү өчен, нәзарәт тарафыннан махсус грант булдырылды. Сирәк булса да, хәзерге вакытта авыл мәктәпләрендә укытучы, хәтта мәктәп директоры булып эшләп тә, имамлык вазифасын алып баручыларыбыз бар. Ни кызганыч, алар бик аз. Муллаларыбызның күбесе – пенсия яшендәге кешеләр. Күпмедер дәрәҗәдә имам вазифасын башкаралар икән, аларга монысы өчен дә рәхмәт! Һәрберсеннән укытуны таләп итеп булмый. Әле бит бу эшкә сәләт, омтылыш та кирәк, – дип җавап бирде бу уңайдан Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.
“Төркиядә имамнар дәүләттән хезмәт хакы алып эшли. Шулай булгач, сездә имамнар дәүләт хезмәткәре кебек булып чыга түгелме соң? Имамнарыгыз халыктан сәдака да ала, дәүләт кайгыртуында да яши дип аңларга кирәкме моны?” – дип без үзләрендәге вәзгыятьне аңлатуын сорап Казанда байтак еллар яшәүче, тәрҗемәче төрек кардәшебез Фатих Кутлуга мөрәҗәгать иттек.
– Чынлап та, бездә дин дәүләттән аерылган дигән нигезләмә юк. Имам беренче чиратта мәчеттә намаз укытуга һәм, үлем-китем булса, җеназа намазы оештыруга җаваплы. Бездә Коръән ашлары дигән нәрсәләр юк. Имам никах укыган, ниндидер башка бер дини мәрасим үткәргән өчен халыктан сәдака алырга тиеш түгел. Дөрес, сәдака бирергә теләгән кеше мәчет диварындагы әрҗәләргә акча сала ала. Имамнар имам-хатыйблар лицеенда әзерләнә. Университетларның илаһият факультетын тәмамлаганнар дин белгечләре булу белән беррәттән имам булып та эшли ала. Теләге булган балалар җәен мәчетләр каршында оештырылган курсларга йөреп дини гыйлем алырга мөмкин, – дип аңлатты ул.
Төркиядә бик күп мәчетләрдә булганым, бизәлешенә, зурлыгына сокланып йөргәнем бар. Дөрес, рәсми булмаган сөйләшүләрдә өлкән һәм яшь мөселманнардан мәчетләр, имамнар эшчәнлегеннән бераз канәгатьсезлек сизелде. “Мәчетләрне тоту, имамнарга хезмәт хакы түләп тору дәүләт җилкәсендә булгангамы, дин өлкәсендә бюрократлашу артты, ихласлык кимеде. Шуның нәтиҗәсендәме, бездә бик күп дини җәмәгатьләр бар. Шул ук вакытта зур мәчетләр янында туристларга, акчалата ярдәм итсәгез иде, дип мөрәҗәгать итеп торулары бер дә бизәми. Мәчет бит ул туристлар өчен түгел, үзебезнең рухи мәнфәгатьләрне кайгырту өчен салына”, – дип уфтанганнарын ишеткәнем бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев