Мультфильм телне саклый
– Балабызның теле урысча ачылды... Соңгы вакытта кайбер әти-әниләребез шулай дип зарлана.
Бер дә сәер түгел: яше дә тулмаган сабыйның кулына телефон, ноутбук тоттыралар. Ә андагы уеннар, мультфильмнәр – урысча. Сыйфатлы татарча мультфильмнәр юк диярлек. Нишләргә соң? – дип без “Аксу” компаниясе җитәкчесе, продюсер Рөстәм Сәрвәровка мөрәҗәгать иттек.
– Әлбәттә, үзебезнекеләрен төшерергә кирәк. Әмма күп халыкларның моңа иҗади яктан да, финанс ягыннан да мөмкинлеге юк. Шуның өчен яңа мөстәкыйльлек алган халыклар иң әүвәл дөнья күләмендә танылган мультфильмнәрне тәрҗемә итүдән башлады. Әнә урыслар да шулай эшли: зур уңыш казанганнарын тәрҗемә иттерә. Безгә дә шул юлдан китәргә, дөньядагы барча популяр мультфильмнәрне туган телебезгә күчерергә кирәк. Шулай эшләгәндә балалар аларны үз ана телебездә карый алачак. Бу зарурлыкны аңлатырга теләп, кемгә генә хат-мөрәҗәгать язмадык икән?! Өстәгеләр ишетмәгәч, 2007 елда үзебез карап үскән совет заманындагы мультфильмнәрне тәрҗемә итә башладык. Әйтик, “Простоквашино маҗаралары”, “Винни Пух” кебекләрен хәзер дә карыйлар, сорыйлар. Әйтик, 2015 елны “Ирҗан” дигән 90 сериялек төрек мультфильмен тәрҗемә иттек. Мәгариф министры булып эшләгән Энгель Нәвапович эшләребезне ошаткач, “Фиксиләр”не тәрҗемә итүгә алындык. Минемчә, ул шактый уңышлы чыкты. Аны урыс балалары да рәхәтләнеп карый дип ишетәбез. Кыскасы, дөньяда танылу алган, хәерхаһлы дип табылган барча мультфильмнәрне дә татарчага тәрҗемә итәсе иде. Минемчә, телебезгә һөҗүм итүләргә каршы торуның иң ышанычлы юлларыннан берсе бу. Үз мультфильмнәребезне ясау өчен бик күп акча кирәк. Әлеге эш башланды. Тик әллә ни уңышларыбыз күренми әле. Тора-бара алары да булмый калмас.
– Хәзер шәһәрләрдән шактый читтә булган татар авылларында да балаларның урысча сөйләшкәнен ишетергә туры килә.
– Дөрес әйтәсез. Мәсәлән, туган авылым Ташлыяр Казаннан 300 чакрым ераклыкта. Хәзер анда да балалар урысча сөйләшә башлады. Чөнки интернетта утыралар, урысча мультфильм карыйлар. Шуңа күрә сабыйның теле урысча ачылуы гаҗәп түгел. Әгәр татарча мультфильм караса, үзебезчә ачылыр иде. Бу заманда аларны интернетка, телефонга бөтенләй якын китермичә булмыйдыр инде.
– “Фиксиләр”нең дәвамын эшләвегезне беләм. Соңгы эшегез дә саллы күренә.
– Мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов безгә Көньяк Кореяда төшерелгән, инде күп телләрдә дөнья күргән “Супер канатлар” мультфильмен тәкъдим итте. Без хәзер аның 52 сериясен тәрҗемә иттереп яздырдык, шушы көннәрдә министрлыкка һәм телевидениегә тапшырырга исәп. Менә хәзер, бер елдан соң гына диярлек татарча “Фиксиләр”не “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы күрсәтә башлады. Бәлкем монысын озакка сузмый, кышкы каникул вакытында күрсәтерләр. “Супер канатлар” шулай ук – танып белүгә корылган, мәгърифәти проект. Һәр сериясе бер ил белән таныштыра. Анда театр артистлары, танылган сүз осталары Равил Шәрәфиев, Зөфәр Харисов, эстрада артистлары Тамчыгөл, Әбри Хәбриев, Илназ Гарипов, Айрат Ильясов, Алмаз Мирзаянов катнашты. Соңгы вакытта яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә үз итеп өлгергән җырчы Радик Юлъякшин турында аерым әйтәсем килә. Кайбер атказанган артистларга караганда ул җаваплырак та карады. Үзе теләп, тәкъдим итүгә килде. “Әйбәт чыкмады бу, әйдә, тагын яздырабыз, тагын”, – дип торды. Кешенең монда да тырышлыгы күренә. Күп кенә артистыбыз вакыт таба алмады, дөресрәге, әй, мультфильм, дип кенә карады. Телебезне кайгыртыйк дип күкрәк какканчы, реаль эш бит инде бу югыйсә. Янә Камал театры артисты Гүзәл Минакова, курчак театры артисты Рузилә Зарипова катнашты. “Фиксиләр”дә Ноликне уйнаган мәктәп баласы Энҗе Әхмәтҗанова да вакыт тапты. Шәһәр кызы булса да, татарча шундый саф, матур сөйләшә! Хәзер Энҗе безнең барча тәрҗемәләрдә катнаша. Мәсәлән, татарча әйбәт сөйләшә торган егет табу безгә шактый кыен булды. Хәзер ул бераз үсте. Менә аның урынына татарча чиста, дөрес сөйләшүче егетне табып булмый әле.
Аңлап түгел, ятлап сөйлиләр
– Тәрҗемә эшендә нинди кыенлыклар бар?
– Әллә кемнәргә – профессорларга, академикларга мөрәҗәгать итәбез. Чөнки күп кенә сүзләрнең тиңдәше, алмашы юк кебек. Әле бит ул, балалар өчен булгач, йөгерек булырга, мәгънәсен дә ачып бирергә, авыздан чыгу, сөйләм вакытына туры килергә тиеш. Сүз уңаеннан урысча-татарча сүзлекләрне тәнкыйтьләп китәсем килә. Ачуым килмәгәе, сүзлектәге ярты сүзне тәрҗемә итмичә калдырганнар, урысча ничек, шулай биргәннәр. Болай ярамый бит! Сүзлекләрнең берсендә дә кайда басым ясарга кирәклеге күрсәтелмәгән. Хәзер бит театрларның шактыенда татарча дөрес сөйләшмиләр. Хәтта шундый артистлар бар: сәхнәдә үзенең нәрсә сөйләгәнен белми. Ятлап килә дә шул җитә дип уйлый, күрәсең. Телевидение белән радионы әйткән дә юк инде. Кайбер татар театрларындагы баш режиссерлар татарча белми, аңлап бетерми. Артистны ул ничек өйрәтсен, төзәтсен, ди?! Сәхнә артында артистлар урысча сөйләшкәч, театрда милли мохит булдырырга мөмкинме?!
Без артык тыйнак бугай
– Бервакыт шагыйрь Разил Вәлиев оныгының “Щенящий патруль” дигән мультфильм геройларының урысча сөйләшүенә аптыравын сөйләгән иде. Андыйларны да тәрҗемә итәсе бардыр?
– Без ул мультфильмнең авторлары белән сөйләштек. Килешүләр бар. Менә хәзер министрлыкның җавабын көтәбез. Әле бит ул популяр мультфильмнәрнең күбесе чит илләрнеке. Килештерүләр бик озак, еш кына яртышар ел дәвам итә. Продюссерлар белән сөйләшәбез, килештерәбез. Чөнки авторлык хокуклары бар. Түләнергә, бөтенесе законлы булырга тиеш.
– “Фиксиләр” ни өчен шулай отышлы соң?
– Аңа укыту-өйрәтү чыганагы дип тә карарга кирәк. Без башта аның яртысын гына тәрҗемә иткән идек. Хәзер икенче яртысын эшләп бетереп киләбез. 120 серияле ул. Мультфильм авторлары әле күптән түгел генә аны тулы метражлы фильм итеп чыгарды. Бик зур уңыш казандылар. Аның бер сериясе 6 минут дәвам итә. Кечкенә сабый өчен шул җитә дә инде. Ә менә “Супер канатлар” 12 минут дәвам итә. Аны кабул итү авыррактыр. Дөрес, ул музыкасы, төсләр сайланышы, махсус шаккатыргычлары белән алдыра. Тәрҗемәгә алынгач, килешү төзегәч, безгә инглизчәсен дә җибәрделәр. Ни гаҗәп: инглиз версиясендә бөтенесен дә диярлек балалар үзләре тәрҗемә итә. Татарстанда мондый тәҗрибә юк. Менә без алындык: “Фиксиләр”не татарчалаштырганда ике укучы бала катнашты. Берсе – Энҗе Әхмәтҗанова, икенчесе – Инсаф Мәхмүтов. “Фиксиләр”дә татарчалаштыруда Хәлим абый Җәләй дә катнашты. Бу арада эш көннәрендә, кичке сәгать дүрттә аны “ТЯГ” телеканалы күрсәтә. “Бик шәп чыккан бу!” – дип әле үзе шылтыратты. Тәрҗемә – шактый авыр, катлаулы процесс ул. Бала, колакчын аша урысчасын тыңлаган килеш, экранга багарга, геройның хис-кичерешләрен, авыз-ирен хәрәкәтләрен татарча яңгыратырга тиеш. Геройларга ыңгырашырга, көчәнергә, еларга да туры килә. Менә икенче сезонга Дим-Димыч ролен уйнаган малай үсте, тавышы үзгәрде. Инде хәзер шундыйрак яшүсмер тавышлы малай эзлибез. Еш кына шулай килеп чыга: йә аның вакыты, йә сәләте юк, йә ояла-читенсенә. Сер түгел, халкыбызның холкында йомылганлык, кысылганлык ярылып ята. Студиядә хихылдап көләргә, еларга, кычкырырга да кирәк. Ә без кысадан чыгарга куркабыз, читенсенәбез. Аларны әти-әнисе тыйнак бул дип өйрәткән. Бала ачык итеп сөйләшә белергә, басымны дөрес әйтергә, минутында аңлап-эләктереп ала да белергә тиеш. Әле өлкәннәрнең дә күбесе өчен шактый кыен нәрсә бу. Бер җөмләне егермешәр-утызар, хәтта иллешәр мәртәбә дә яздырып караган бар. Шулай килеп чыга: кайсыдыр җөмләдә кеше төртелеп кала димме, салулый башлый. Шөкер, ул кыенлыкны җиңмичә китмибез.
– Әле сез балалар өчен җырлар да язасыз дип беләм.
– Кирәк булгач, балалар өчен җырлар яза башладык. “ТЯГ” телеканалында бара торган “Җырлы-моңлы балачак” тапшыруында безнең җырлар шактый еш яңгырый. Әкиятләр җыентыгы, аудиодәреслекләр, кече, урта яшьтәге һәм югары сыйныфта укучы балалар өчен иллеләп анимацион сюжет чыгардык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев