Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Нефть аксакалы”на – 70 ел!

Татарстанда нефть чыгарыла башлауга 75 елны билгеләп үткән арада, бөтен нефть дөньясына танылган Ромашкино чыганагы үзенең 70 “яшьлек” юбилеен бәйрәм итә. Республиканың Лениногорск районында урнашкан “легендар өченче” бүген дә “кара алтын” суыртуын дәвам итә әле. “Татнефть” ГАҖнең иң өлкән идарәләреннән берсе булган “Лениногорскнефть” нефть-газ чыгару оешмасында тарих җепләрен өзмичә саклауга зур әһәмият бирәләр. Республика нефтьчеләре иртәгәге көн турында да уйлап эшли. Тармакта иң заманча технологияләр һәм алымнар кулланыла. Моңа “ВТ” хәбәрчесе дә инанды.

Чәчәкле тау итәгендә

Лениногорск шәһәрендә урнашкан Нефть музее борынгы чордан алып бүгенгә кадәр тарихны барлый. Археологлар әй­түенчә, кешелек дөньясы җир­дән бәреп чыккан “кара алтын” турында безнең эрага кадәр алты мең ел элек үк белгән. Нефтьле чишмәләрнең маен нигез бү­рәнәләренә, арба тәгәрмәч­лә­ре­нә сылаулары, аның ярдәмендә мал-туарның яраларын дәвалау­лары турында мәгълүматлар сак­ланган. Майны яктырткыч буларак та файдаланганнар. Безнең яклардагы “кара хәзинә”нең даны чит җирләргә дә таралган була. 1874 елда бирегә Америкадан Ласло Шандор исемле эш­мәкәргә хәтле килеп төпләнә. Ул биредә нефтьле тау токымнарын өйрәнә башлый, беренче скважиналар борауларга керешә. Дөрес, ул замандагы техника бе­лән нефть катламнарына төшеп җитү мөмкин булмый. Шулай да Шандор Шөгернең биек таулары астында 20 метр калынлыктагы битумлы ком һәм балчык катламын таба, шахта ача, тау итәгендә гудрон заводын төзи.

 
Зур өметләр белән тотынса да, Америка эшмәкәре заводтан зур табыш ала алмый. Шуңа күрә ул аны Сызрань асфальт заводына сатып китә. Совет чорында завод дәүләт карамагына күчерелә, төбәкнең иң эре оешмасына әверелә. Бөек Ватан сугышы елларында ул хәрби техникага хезмәт күрсәтә. 1976 елда завод “Татнефть” компаниясенә кер­телә. Тик эш алымнары искерү сәбәпле, оешма ябыла, бу урында музей ачыла.

 
Татарстанда зур нефтьнең тарихы исә узган гасырның 20 нче елларында башлана. Кара май ятмаларын эзләп табарга теләп, төбәккә берничә тапкыр бел­гечләр төркемен җибәрәләр. Тик уңышка ирешә алмыйлар. Бөек Ватан сугышы башланып, фашистлар Кавказ нефтенә якынлаша башлагач, яңа чыганаклар эзләп табу дәүләт дәрәҗәсендәге бурычка әйләнә. Шөгер авылы янындагы беренче номерлы скважинаны 1941 елда бораулый башлыйлар. Аңлашыла ки, ирләр фронтка киткән. Шуңа күрә “кара алтын”ны эзләп табу күбрәк ха­тын-кызлар һәм өлкәннәр җил­кәсенә төшә. Җир асты байлыгы 1943 елның җәендә бәреп чыга. Беренче номерлы скважина тәү­легенә 20 тонна нефть бирә башлый. Аның тирәнлеге – 648 метр. Чагыштыру өчен Шандор казыган иң тирән кое 354 метрлы була.


Татар нефтен бөтен дөньяга таныткан, яңа сәнәгатькә нигез салган чыганак исә 1948 елның июлендә ачыла. Күренекле татар шагыйре, фәлсәфәче Утыз Имәни яшәгән Тимәш авылы каршысындагы чияле һәм чәчәкле тау итә­гендә казылган коедан, девон катламы ачылып, нефть фонтаны бәрә башлый. Ул тәүлегенә 120 тонна кара май чыгара һәм иң зур нефть чыганаклары рәтенә керә. Шөгер авылы янындагы коега караганда, алты тапкыр күб­рәк “кара алтын” чыгара ул! Мондый зур уңышка ирешү өчен республика нефтьчеләренә нибары биш ел вакыт җитә. Лениногорскидагы Нефть музеенда беренче скважиналарны бораулау­чыларның сыннары да “яши”. Күзләре җансыз булмаса, бу курчакларны чын кешеләр дип уй­ларсың.

“Сынатма, матурым!”

Шөкер, арабызда татар нефте тарихын язучы шәхесләр байтак әле. Рәүф абый Гыйбадуллин – “легендар өченче”нең чордашы. “Ромашкинога Бөгелмәдәге тимер юл училищесын тәмамла­ганнан соң, 1949 елда килдем, – ди “Лениногорскнефть” нефть-газ чыгару идарәсе ветераны. – Училищеда иптәшем Вилен Тютеев бар иде. Укып бетергәч, ул “Бөгелмәнефть”кә барып эш белеште, алабыз, дигәннәр. Шулай итеп, безне – 18 малайны, полуторка машинага төяп, Ромашкинога алып киттеләр. Эшкә тиз өйрән­дек. Траншеялар күп казырга туры килде. Бушаган арада землянкада ял итәсең”.


Сөйләшүгә нефть промыселында өлкән геолог булып эш­ләгән Дуня Дорофеева да кушылды. “Чын батырларча, йөрәгебез кушканча эшләдек, – ди ул. – Нефть тармагына очраклы рә­веш­тә генә килеп эләктем. Ун сыйныфны тәмамлагач, комсомол юлламасы буенча Карагандага эшкә киттем. Тик әнием каты авырып китү сәбәпле, өч айдан соң ук кире кайтырга туры килде. Өйдә ятып булмый бит, Горкомга барып эш сорадым. Шунда яңа ачылган промысел турында ишеттем дә инде. Геолог булып эшкә урнаштым. Скважиналар белән тере җаннар кебек аралаша идек. Теге яки бу скважинада эш бармаса, киләм дә: “Сынатма, матурым”, – дип сыйпап җи­бә­рәм. Шулай дип әйтүем җитә, барысы да көйләнеп китә. Без татар нефтенә чын мәгънәсендә җан өрдек. Геолог хезмәте бик авыр ул. Хәзерге кебек заманча тех­но­логияләр генә җитми. Иң мөһиме – җан җылысы кирәк”.


Ветеран өлкәннәргә хас самимилеге белән тагын бер хатирәсе белән дә уртаклашты: “Хатын-кыз булгач, миңа җиңел машина бирделәр. Мин утырганда шофер машина ишеген салдырып тора да, аннары урынына беркетеп, тышкы яктан тимерчыбык белән бәйләп куя. Тизлекне күчергеч тә гел урыныннан чыгып җәфалый иде. Шуңа күрә шофер – рульне, мин тизлек күчер­гечне тотып бара идек”, – дип сөйләде ул, елмаеп. Татар неф­тен әнә шундый шәхесләр “йө­гән­ләгән”. 1971 елда республика нефтьчеләре – беренче, тагын ун елдан икенче миллиард тонна кара майны җир өстенә чыгарды. 2007 елда исә “Татнефть” компаниясе өченче миллиард тонна нефть чыгаруны билгеләп узды. Табигый хәзи­нәнең 70 проценттан да күбрәге Ромашкино чыганагына туры килгән.

Нефтьчеләргә – “яшел ут”

Дүртенче миллиардка да ерак түгел, ди белгечләр. Дөрес, ятмаларның сулануы эшне катлауландыра. Шуңа күрә тармакта яңадан-яңа алымнар кулланырга, замана арбасыннан төшеп калмас өчен, җиң сызганып тырышырга туры килә. Мәсәлән, нефть-газ чыгару идарәсендә Татарстанда тиңе булмаган күзәтү һәм идарә итү системасын га­мәлгә керткәннәр әнә. Яңа­лыкны “ВТ” хәбәрчесенә дә күр­сәттеләр. Ул берничә экранны берләш­тер­гән зур дивардан гый­барәт. Би­редә идарәгә караган барлык объектлардагы мәгълүмат туп­ланган. Барысы да онлайн-ре­жимда эшли. “Бу, иң беренче чиратта, теге яки бу вакыйгага бәйле рәвештә карар кабул итү вакытын киметү өчен эшләнде”, – ди “Лениногорскнефть”нең ин­же­нерия-технологик үзәге хез­мәте җитәкчесе Илфат Нур­сәе­тов. Мәсәлән, берәр объектта гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урындагы мастерның кесә телефонына шунда ук бу хакта смс-хәбәр килеп ирешәчәк. Экранда исә сары ут кабына. Тиешле вакыт эчендә чара күрел­мәсә, экранда кызыл ут кабына, смс-хәбәр исә автомат рәвештә мастердан югарырак торган җитәкчегә китә (әлеге чыл­быр­ның ахырында инженерия-тех­нологик үзәге хезмәте җитәкчесе үзе тора – ред.). “ВТ” хәбәрчесенә күрсәткәндә экранда фәкать яшел утлар гына яна иде. Бу – мәсьәлә вакытында хәл ител­гән­не аңлата.


“Алга таба системаны тагын да камилләштереп, гадәттән тыш хәл турында алдан ук кисәтә башларга телибез. Мәсәлән, насос паспорттагы күрсәткечләрдән начаррак эшли башлый икән, ул ватылганчы ук төзекләндерергә кирәклеген хәбәр итәргә ниятлибез. Система тәҗрибә рәвешендә генә тормышка ашырылса да, үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде. Диспетчерларны гына алыйк: элек алар күбрәк мәгъ­лүмат тапшыру белән шөгыль­лән­сә, хәзер гадәттән тыш хәл­ләргә анализ үткәрә”, – ди Илфат Нурсәетов. Лениногорск районындагы нефть объектларында йөргәндә, насос станция­ләренең берсендә “акыллы” ут баганалары турында да сөй­ләделәр. Алар бары да тыныч булса – сүлпәнрәк, ә хәрәкәтне “сизеп” алсалар, балкып яна икән. Нефтьчеләр сәнә­гатьтә сакчыллык турында онытмый.

Мәктәп эскәмиясеннән үк әзерлиләр

Тармакның киләчәген белемле кадрлар хәл итә, әлбәттә. “Татнефть” компаниясендә кадрлар сәясәтенә зур игътибар бирелә, – ди “Лениногорскнефть“ нефть-газ чыгару идарәсе җитәкче­се­нең гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбарасы Рәис Галиуллин. – Нефть өлкәсендә эшләүче һәркем үз эшенең остасы булырга тиеш, бу – төп бурычларның берсе. Оешмада эшләүче һәр хезмәткәр билгеле бер вакыт үткән саен квалификациясен раслый. Моннан тыш, безнең махсус күнек­мәләр паркы да бар. Ул күптән түгел генә ачылды әле. Биредә нефтьчеләр файдалана торган барлык җиһазлар һәм корыл­ма­ларның ясалма үрнәкләре бар. Аларның зурлыклары да чынбарлыктагы насос яки станокныкыннан аерылмый. Өйрәнү, тәҗ­рибә туплау өчен менә дигән мәйдан бу! Хәзер мондый тәҗ­рибәне республикадагы башка нефть-газ чыгару идарәләрендә дә файдалана башладылар”.


Әле күптән түгел генә Лениногорск нефть техникумы олуг юбилее – 60 еллыгын билгеләп үтте. Сер түгел, уку йорты Татарстанда гына түгел, ил күләмендә әйдәп баручыларның берсе булып санала. Нефтьчеләр әзерләү бишеге ул! “Татнефть” компа­ния­сенең матди ярдәме белән техникумда белем бирү процессы камилләштерелде. Матди-тех­ник база яңартылды, һәр класста заманча җиһазлар тора. Кайбер технологияләр, мәсәлән, бораулау юнәлешендәгесе, безгә ка­дәр килеп тә җитмәгән иде әле. Ә студентлар аны алдан ук өйрәнә башлады. Техникумны тәмам­ла­ган белгечләргә теләсә кайсы бораулау предприятиесендә их­тыяҗ зур”, – ди Рәис Галиуллин. Өстәвенә, дүртенче курсны тә­мамлаганда, студентларга дип­лом белән бергә эшче разряд бирелү турында таныклык та тапшыралар.


“Татнефть” һәр хезмәткәре, ветераннар һәм яшьләр турында даими кайгыртып тора, – ди җи­тәкче урынбасары. – Булачак нефтьчеләрне мәктәп эскә­мия­сеннән үк тәрбияләргә тырышабыз. Безнең махсус “Мәктәп НГДУ”­­сы дип аталган программабыз бар. Укучыларга нефть тар­ма­гындагы һөнәрләр турында сөй­либез. Һәркайсының аерым нәрсә белән шөгыльләнүен аң­латабыз. Балалар безгә: “Мин әти­ем кебек бораулаучы яки әни­ем кебек геолог булам”, – дип горурланып сөйли. Аларның нефтьче һөнәренә карата кызыксыну бел­дерүе сөендерә. Бу – тәрбия чарасы да әле. Хезмәт­кәр­ләрне социаль яклауны тәэ­мин итү йө­зен­нән, “Татнефть” ГАҖ бик зур эш баш­кара. Нефть­челәр ярдәме бе­лән йортлар төзелә, социаль инфраструктура елдан-ел яхшыра”.

Бүген дә сәлам бирә

Өченче номерлы скважина бүген дә иртә-кичен “башын кагып”, тау башыннан Тимәш халкына сәлам биреп тора. “Җир астыннан кара май бәреп чыккач, биредә тәүлеклек нефть күләме 120 тонна тәшкил итсә, иң зур күрсәткечкә исә 1966 елда ирешкәннәр. “Легендар өченче” тәүлегенә 130 тонна хәзинә бир­гән. Бу – тарихта иң зур күрсәт­кеч”, – ди икенче номерлы нефть-газ чыгару цехы операторы Дамир Гиматдинов. 1948 елдан бирле “өченче” барлыгы 423 мең тонна “кара алтын” тапкан. Скважина һәйкәл комплексына керә. Коены казыган батыр йө­рәк­ле нефтьчеләр хөрмәтенә стела урнаштырганнар. Кечкенә генә булса да, музей да эшләп тора. Биредәге рәхмәтләр китабында нинди генә телдә язылган теләк­ләр юк. “Зурдан-зур уңыш­лар телибез!” – дип язып куйган Кытай телевидениесе вәкилләре. Та­тар­станның нефть тармагы хез­мәткәрләренә иң зур теләк бу!

Фото: https://pixabay.com | drpepperscott230

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев