“Ник тугыздан соң җибәрмәдем икән?”
Башкала әти-әниләре чыгарылыш кичәсе өчен ресторанны көздән үк белешеп куйган инде. Ә авылда бу мәшәкатьне БДИ үткәч кенә искә төшерергә җыеналар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы исә белем бирү оешмалары җитәкчеләренә күрсәтмә әзерләгән. Артыгын кыланырга ярамый.
Бүләккә – 5 меңлек ”указка”
Узган ел республикада бәйрәмгә әзерләнү чыгымнары 10-40 мең сумга төшкән иде. Күңел ачарга дигәндә, безнең халык бер сүзне кабатлый: кешедән калышырга ярамый. Ә бит Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева былтыр ук аны гадәти итеп үткәрергә тәкъдим итте. Кичә үткәрү өчен әти-әниләрнең кредит алып, әҗәткә батуын аңлый алмый ул.
“Чыгарылыш кичәсе туйны хәтерләтүче купшы банкетка әверелмәскә тиеш”, – дигән иде министр. Монда ул әти-әниләрнең теплоход, рестораннар өчен әҗәткә акча җыюларны күздә тотты. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да артыгын кыланмаска тәкъдим итте. Бу мәсьәләдә бигрәк тә шәһәр мәктәпләре чикне билгели алмый. Бар хикмәт – кесә ягы калын булган әти-әниләрнең балалары өчен онытылмаслык истәлек калдырырга теләвендә. Әмма мавыгып китеп, укучылар түгел, үзләре һәм укытучылар өчен бәйрәм оештыра әти-әниләр. “Ресторанны сентябрь аенда ук белештек. Укытучыга 5 мең сумлык төрле ташлар белән бизәлгән “указка” бүләк итәчәкбез. Бу аңа бик ошар дип уйлыйбыз, – ди мәктәп тәмамлаучы Эльмир. – Без 9 нчы сыйныфта фотоальбом ясаткан идек. Ә 11 нче сыйныфта кирәкми дидек. Бер караганда, ярты сыйныф техникумнарга китеп бетте. Әллә ни бәйрәм кәефе дә юк. Имтиханнарга әзерләнә башладык”.
Шешә нигә кирәк?
Эт чаба дип бет чаба. Ярыш бакчаларга күчте. Анда ясле төркемнәренә кадәр чыгарылыш кичәсе уздыра башлаганнар икән. Өч яшьлек сабыйга нәрсәгә кирәк ул дип гаҗәпләнүчеләр дә бар. Чөнки бу яшьтә сабый аны аңларлык хәлдәмени?! Социаль челтәрдә язалар: “Безне тәрбияче җыйды да, балаларга гына түгел, бакча хезмәткәрләренә дә табын корасы, диде. Анда алты шешә шәраб булырга тиеш икән”. Әлбәттә, бу сүзләр әти-әниләр арасында шау-шу уяткан. “Бу тәрбиячеләр нигә түбән тәгәрәде соң? Алар ятимме, әллә ашарларына юкмы? Бакчада исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый. Тәрбиячегә бүләккә берәр яхшы китап бирсәң, шул да җитә”, – дип тузына Татьяна. “Мин бакчада эшлим. Әти-әниләрдән бүләк сорамыйбыз да, көтмибез дә. Әти-әниләр үзләре теләсә нәрсә уйлап таба да укытучыларны гаепли башлый. Ә конфет белән чәчәк үзем дә сатып алырлык хәлдә мин”, – дип җавап кайтара тәрбияче Ләйсән Әхтәмова. Бәхәстә катнашучылар арасында киңәш бирүчеләр дә бар. “Дилбегәне үз кулыңа алырга кирәк. Әти-әниләр комитетын җитәкләүче кеше буларак, бөтен теләкләрегезне өегезгә калдырыгыз, дидем. Узган ел безнең чыгарылыш нибары 800 сумга төште. Бүлмәне бизәдек, зур торт сатып алдык, балаларның кулларына шар тоттырдык. Тәрбиячеләргә чәчәкләр бүләк иттек. Чәй эчтек тә өйгә таралыштык. Кемдер өендә шоколод бүләк иткән, кемдер гаиләсе белән дачага күңел ачарга киткән, – дигән бер ана. – Балаларга күп кирәкми. Туңдырма, карусель, мультфильмнар, иң мөһиме – әти-әниләре белән бергәләп ял итү дә җитә”.
Бездә кәттә әти-әниләр юк...
Кеше акчасын санау матур күренеш түгел. Әмма чыгарылыш кичәләренә әзерләнгәндә шуңа барып чыгалар.
– Без ресторанга сентябрь аенда ук заказ биреп куйган идек. Әти-әниләр кафега гына риза булмады. Бу вакытта ук зур рестораннарда буш урыннар калмаган иде инде. Чыгарылыш кичәсе бер көнгә туры килгәч, хәтта бер ел алдан ук белешеп куярга кирәк. Лимузинга заказ биргән идек, аннан баш тарттык. Хәзер балаларга Казансу елгасы буена автобус белән барырга туры киләчәк. Бу сәяхәт фотоальбом, видеоистәлек өчен кирәк. Әлегә бүләкләр өчен биш мең сум акча җыйдык. Бар чыгымнар 20 меңгә төшәр дип торабыз, – дип сөйли Казанда яшәүче Гөлзадә Зарипова. – Кайбер мәктәпләрдә укытучыларга идән суырткыч, мультиваркалар бүләк итәләр икән дип ишеттек. Ә без әле бүләк мәсьәләсен хәл итмәдек. Бер генә фән укытучысын да игътибарсыз калдырмаячакбыз. Имтиханнарга яхшылап әзерләсәләр, бүләген кызганмас та идең әле. Мәктәптә репетитор яллагыз дип ачыктан-ачык әйтәләр бит. Өч сәгатькә 2,5 мең сум түлибез. Моңа түзәрлек әле. Физика укытучысы сәгатенә 1 мең сум сорый. Репетиторларга елына 70 мең сум акча кирәк икән дип санадым. Әле ярый әби-бабайларның пенсиясе бар. Алар исән-сау булсын! Улыбызны югары сыйныфта калдырган өчен үкенәм. Акыллы кеше баласын хәзер 9 нчы сыйныфтан ук җибәрә. Моның кадәр чыгым түгелмәгән булыр иде”.
Казанда яшәүче Рәзинә Хаҗипованың чыгымнары аның кадәр күп түгел. “Бездә кәттә әти-әниләр юк. Барысы да кредит, ипотека түли. Артык кыланмавыбыз шуңа бәйле. Моннан 7 ел элек мәктәптә ремонтка акча җыялар иде. Хәзер андый нәрсә бетте. Каләм, дәфтәр кирәк булса гына җыешабыз. Әти-әниләр акча җыю мәсьәләсендә нык тора, – дип сөйли ике бала анасы. – 9 нчы сыйныфта бөтенләй бәйрәм итеп тормадылар. Җитмәсә, бик күп бала БДИдан куркып, техникумнарга китте. Безнең сыйныфта нибары 12 укучы гына калды. Әлегә 3,5 мең сум акча җыйдык. Кафеда ял итү кеше башына 1,5 мең сумга чыгачак”.
Әлегә БДИ кайгысы...
Авыл укучылары гади бәйрәмгә дә риза. Укытучылар да артыгын сикерергә ирек бирми. Кайбер районнарда табигатькә чыгып таң аттыру гадәте дә саклана. Билгеле, ул чакта кизү торучы әти-әниләр, укытучылар исемлеге билгеләнә. “Улымның мәктәпне тәмамлавына бер ел тулды. Бер мең сум акча бүләккә дә, табигатькә чыгып, күңел ачарга да җитте. Сәгать 11дә өйдә иделәр инде. Анысына да мәктәп директоры ачуланган әле. Бездә директордан куркалар”, – ди авыл мәктәбендә укытучы Тәгъзимә Мөхлисова. Кайбер мәктәпләрдә әле бөтенләй чыгарылыш кайгысы түгел. “Балабыз 11 нче сыйныфны тәмамлый. Әмма кичә хакында әлегә сүз кузгатучы булмады. Кышкы каникул вакытында 9-11 нче сыйныф укучылары өчен лагерь оештырдылар. Анда имтиханга әзерләнеп ял иттеләр. Бер тиен дә акча җыймадык”, – ди Кайбычтан Миләүшә Гарипова.
Бәйрәмне ничек чыгымсыз үткәрергә? Бу сорауны элеккеге мәгариф һәм фән министры, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка да бирдек.
– Актанышта акча җыю проблемасы юк. Ачык мәйданда сәхнәләштерелгән тамаша үткәрергә җыенабыз. Анда уку алдынгылары бүләкләнә. Бу чарада әти-әниләр дә катнаша. Соңыннан салют аттырачаклар. Таңга кадәр күңел ачу, кафега барулар каралмаган. Министр буларак, биш ел мәктәпләрдә акча җыюга каршы көрәштем. Әти-әниләр акча җыялар дип зарланып утырганчы, бераз теш күрсәтеп, акча бирмәскә генә кирәк. Бернинди проблема да булмаячак. Уздырган очракта исә гади генә итеп үткәреп була бит, – ди ул.
Мәгариф һәм фән министрлыгына әлегә чыгарылыш кичәсенә акча җыюлар буенча шикаятьләр килмәгән. Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, алдагы еллардагы тәҗрибәне исәпкә алып, министрлык мәгариф учреждениеләренә хатлар әзерләгән. “Анда банкетлар уздырырга ярамый дип әйтелә. Әти-әниләр комитетлары мәҗбүри акча җыя икән, димәк, закон бозалар. Прокуратура аларны җаваплылыкка тартырга мөмкин, – ди җитәкче. – Барлык әти-әниләр дә комитет билгеләгән акчаны түли алмаска мөмкин. Мәсәлән, мин чәчәк бәйләме сатып алып, бөтен сыйныф исеменнән бүләк итәм, ди. Кемнән булса да акча таләп итәргә хокукым юк. Әгәр чыгарылыш кичәләренә кагылышлы мәҗбүри акча җыю очраклары булса, безгә хәбәр итегез”.
Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 575 нче маддәсе нигезендә мәгариф, медицина, социаль өлкәдә эшләүче дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә бәясе 3 мең сумнан артык бүләк алырга ярамый.
Фото: https://pixabay.com | Moos-Media
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев