Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрьдә «Замбези елгасы» беренче җәнлекләрне каршы алачак

Биредәге җәнлекләрне шәһәрлеләр Яңа елга кадәр күрә алачак - зоопаркны сынау режимында ачу планлаштырыла.

Казанның зооботаника бакчасының яңа өлешенә - «Замбези елгасы»на Африка җәнлекләрен ноябрь аенда ук күчерәчәкләр. Җәнлекләр җылытыла торган иркен, уңайлы вольерларда яшәячәк. Биредәге җәнлекләрне шәһәрлеләр Яңа елга кадәр күрә алачак - зоопаркны сынау режимында ачу планлаштырыла. Бүген матбугат туры барышында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Яңа зоопаркта җәнлекләр нинди шартларда яшәячәк һәм аларны күченүгә ничек әзерләүләре белән таныштылар.

«Замбези елгасы» өчен җәнлекләр һәм кошлар коллекциясен формалаштыру дәвам итә. Казан зооботаника бакчасының иске өлешендә 22 төр җәнлек һәм кош яши – Нил крокодил, Арыслан, леопард һәм ташбака, Бразза маймылы, лемур, попугайлар, сурикатлар, гамадриллар һәм башкалар. Зоопаркның яңа җәнлекләре әлегә элеккеге җәнлекләр янәшәсендә яшиләр. Барлык җәнлекләр дә көзге-кышкы шартларга күчкән - аларның туклану рационында аксым продуктлары саны арткан. Әйтик, ерткыч җәнлекләргә ит, балык, ярма күбрәк бирә башлаганнар. Зооботаника бакчасының ветеринария табибы Анастасия Балмакова сүзләренә караганда, приматлар кышка иң сизгер җәнлекләр булып тора. Алар кеше кебек үк вируслы чирләр белән дә авырый, шуңа күрә аларда респиратор вирус инфекцияләре дә була. Авырулар килеп чыкмасын өчен рационга өр-яңа суган, сарымсак, кипкән җиләк-җимеш, бал һәм гөлҗимеш сироплары өстәлә.

Җәнлекләрнең «Замбези елгасы»на күчүе акрынлап башкарылачак, дип билгеләп үтә ветеринарлар. Беренче булып яңа вольерларга маймыллар, аннары ерткыч җәнлекләр һәм соңгы чиратта эре җәнлекләр урнаштырылачак. «Терлекләргә вольерларга күчергән вакытта наркоз ясалачак, соңыннан ул махсус препарат белән чыгарылачак. Шулай итеп алар яңа вольерларда уяначак һәм стресс кичермәячәк», – дип аңлатты А.Балмакова. Сүз уңаеннан, барлык җәнлекләргә дә наркоз кертелмәячәк – Захария су үгезен йоклатмыйча күчерәчәкләр. «Аның өчен махсус транспорт читлегенә заказ бирелгән, бирегә аны ризык белән алдап кертәчәкләр. Захариягә наркоз ясарга ярамый, ул ике тонна чамасы авырлыкта: йоклаган вакытта зур авырлык аркасында үпкәсе һәм йөрәге басылырга мөмкин»,-дип сөйләде А.Балмакова.

Африка җәнлекләре билгеле бер температура режимлы иркен җылы вольерларда яшәячәк. Әйтик, шимпанзе һәм горилланың вольерларында һаваның дымлылыгы якынча 70% тәшкил итәргә тиеш, ә мөгезборын өчен идән һәм диварларның 30%-ы җылынырга тиеш. Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, барлык җылылык системасы һәм климат-контроль системасы уңышлы тикшерү узган. «Күчәргә әзербез, җылылык системасын, шулай ук канализация системасын яңадан тикшерүгә бәйле рәвештә, бу процессны азрак суздык. Җитешсезлекләр булды, әмма без аларны бетердек. Шулай ук халыкара координаторларның кисәтүләре дә булды. Алар тәкъдиме буенча мөгезборын өчен вольер планировкасы үзгәртелгән, ә горилла һәм шимпанзе өчен күп катлы уен мәйданчыгы урнаштырылачак. Бүгенге көндә җитешсезлекләрнең бер өлешен әле дә бетерү өстендә эшлиләр», - дип сөйләде Ф.Нурмөхәммәтов.

Моннан тыш, зоопаркта яшел үсентеләр утырту дәвам итә. «Замбези елгасы»ның 3,5 гектарына 300 агач, 4 мең 800 куак һәм 14 мең күпьеллык үсемлек утыртылыр дип планлаштырыла.

«Балалар, казанлылар һәм шәһәр кунаклары бирегә Яңа ел каникулларында килә алсын өчен, без Яңа елга кадәр эшләрне бетерергә тырышабыз», – дип планнары белән уртаклашты Ф.Нурмөхәммәтов һәм хайваннар коллекциясе алга таба да тулыланачак дип җиткерде. Ноябрь аенда «Замбези елгасына» тагын 8 төр хайван һәм кош киләчәк – ал фламинго, гепардлар, зебралар, шимпанзе, ситатунга һәм башкалар.

Исегезгә төшерәбез, Казан зооботаника бакчасын яңарту һәм киңәйтү проектының беренче чиратын төзү 2015 елдан бирле алып барыла. Зоопаркның икенче чираты зоопаркның иске өлешен реконструкцияләүне үз эченә ала. Шулай ук зоопаркның өченче өлешен төзү планлаштырыла, анда Көньяк Америкада яшәүче җәнлекләр урнашачак. Өч өлеш тә үзара күперләр һәм тоннель белән тоташтырылыр дип көтелә.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев