25 октябрь 2019 яңалыклары
-
Казанда татарча-русча тәрҗемә сервисы тәкъдим ителде
“Татсофт” программасын ясау өчен 18 миллион акча бүлеп бирелгән", - ди оештыручылар.
-
Капка төбе бәйрәме
1992 елның 8 феврале кичендә телевизордан Капка төбе бәйрәме күрсәттеләр. Методист буларак, андый мәдәни чараларны караганда, мәдәният хезмәткәрләре семинарында яңа формалар тәкъдим итәр өчен, теркәп куйгалый идем. Тик бәйрәмнең кайсы районда оештырылганын язмаганмын.
-
Алдагы ял көннәрендә +13 градуска кадәр җылы булачак
Республиканың районнарында явым-төшемнәр көтелми, төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин.
-
Илгиз Шәкүров төрмә тормышы турында видеорепортаж тәкъдим итә
“Илгиз ил гизә” проектының яңа чыгарылышы Казанның 19нчы төзәтү колониясендә төшерелгән.
-
Казанда түбәсенә әйләнеп яткан машинаның йөртүчесе имгәнгән
Юл һәлакәте бүген көндез Чуйков һәм Әмирхан урамнары чатында булган.
-
Ни өчен сүз тел очында тора, тик аны искә төшереп булмый?
Бу күренешне “Presque vu” дип атыйлар. Бу халәтне күпләрнең тойганы бар. Балачакта ул хәл безнең белән булмый диярлек, үсә төшкән саен ешая. Аның ни сәбәпле барлыкка килүенә төгәл аңлатма юк. Әмма ике төп теория яшәп килә.
-
Кыр эшләре барышы
Районның “Игенче” хуҗалыгында, “Саба” җәмгыятенең Сатыш һәм Тимершык бригадаларында кукурузны бөртеккә алу эшләре төгәләнде. Район буенча 3938 тонна бөртек җыйнап алынды. 23 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, уңайсыз һава шартларында тагын “Туган як”та, “Шытсу”, “Нырты” предприятиеләрендә, “Килдебәк”, “Кибәче” бригадаларында 315 гектарда эш башкарасы калып бара. Җирне төп эшкәртү планнарының үтәлеше 94 процент тәшкил итә.
-
Табиб инсульт билгеләре күзәтелгәндә нишләргә кирәклеге хакында сөйләде
Сәламәтлеккә җитди зыян китерә торган авырулар исемлегендә инсульт онкологиядән соң икенче урынны били.
-
Мөфти яшь мөслимәләргә: Хокуклар һәм бурычлар ир белән хатынның икесендә дә бар
Мөфти хәзрәт яшьләрне бер-берсенә карата гаделсез гамәлләрдән кисәтте.
-
АТА-АНАЛАР ӨЧЕН БАЛА ҺӘМ ТЕЛЕФОН БЕР ДӘРӘҖӘДӘ КАДЕРЛЕ?
Бактың исә, ата-аналарның күбесе буш вакытларын телефонда утырып уздыра икән. Кайчакларда телефон алар өчен балаларына караганда да мөһимрәк...
-
ТОРМЫШ АВЫРЛЫГЫНА БИРЕШМӘГӘН
Май – язның иң матур вакыты ае. Табигать яшәргән, агачлар шау чәчәктә. Менә шул вакытта урамнан узганда капка төбендәге утыргычта үз уйларына чумып утырган әбине еш күрергә туры килә иде миңа. Исәнләшкәндә ул бик теләп җавап кайтара иде. Эчтән генә: "Нинди әби микән?" Үзем яшьтән әти-әнисез үскәч, олы яшьтәгеләргә кызыксынып, ихтирам белән карый идем. Бер узган вакытымда түзмәдем сораштырып сүз катып карарга булдым. Әби Оркыя исемле булып, яз аеның матурлыгына сокланып саф һава суларга чыгуы икән. Сөйләшә торгач әбинең минем күп еллар элек үк бу фани дөньядан бакыйлыкка күчкән әтием Мәхмүт белән сугышка кадәр бер класста укыганнары билгеле булды. Әтием сугыштан яраланып кайткач, бергә укыган берничә иптәше белән төшкән фоторәсемен дә өеннән алып чыгып миңа күрсәтте. Мин аның йөзенә күз салганда аның хатын-кыз матурлыгын югалтмаган йөзе яшьләнгән иде. Аннары уйланып торды да, сүзен бик ерактан башлады.
-
Ут капкан йорттан ике хатын-кызны күршеләре коткарган
Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле чыккан дип фаразлана
-
Киләчәктә кондитер, укытучы һәм барменнарга ихтыяҗ зур булачак
Экспертлар берничә елдан соң актуаль булачак һөнәрләрне атады.
-
Татарстанда гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грантка гаризалар кабул ителә
Грант суммасы бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый.
-
Белгечләр ир-атларның чәче коелу артык эшләүгә бәйле булуын ачыклаган
Тикшерүчеләр 2013 елдан алып 2017 елга кадәр 20-59 яшьлек 13,4 мең ир-атны күзәткән.