Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфти яшь мөслимәләргә: Хокуклар һәм бурычлар ир белән хатынның икесендә дә бар

Мөфти хәзрәт яшьләрне бер-берсенә карата гаделсез гамәлләрдән кисәтте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Яшь килен» яшьләр проектында катнашучы мөслимәләр белән очрашты һәм «Гаиләдә ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары» темасына лекция укыды. Татарстан мөселманнары башлыгыннан гаилә иминлеген саклап калу буенча кыйммәтле киңәшләрне тыңларга иллегә якын гүзәл зат килде. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Камил хәзрәт дәресендә кызыл җеп булып гаиләдә ирнең дә, хатынның да бер-берсе алдында үз хокуклары һәм бурычлары булу темасы сузылды. "Кызганыч ки, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаган яки ир белән хатын бер-берсе белән өстенлек өчен көрәшкән арада мөһим бер әйбер турында онытып җибәрәләр: аларның һәрберсенең дә бер-берсе алдында хокуклары һәм бурычлары бар, һәм аларны үтәргә кирәк", - дип башлады ул.

Мөфти гаиләдә бер-береңне хөрмәт итүнең мөһимлеген ассызыклады һәм киңәшләшеп яшәргә һәм эшләргә, шулай ук бер-береңә карата ярдәмчел булырга, кайгыртучанлык һәм күркәм сабырлык күрсәтергә, көн саен үз өстеңдә һәм якыннарыңның иминлеге хакына эшләргә чакырды.

Моннан тыш, мөфти хәзрәт яшьләрне бер-берсенә карата гаделсез гамәлләрдән кисәтте. “Ир белән хатынны кимсетә торган гамәлләрдән сакланыгыз, бер-берегезне башка кешеләр алдында түбәнсетмәгез”, — дип билгеләп үтте ул.

Очрашу кысаларында катнашучылар мөфтигә үзләренең сорауларын бирделәр. Кызларны гаилә бюджеты белән идарә итү, талак һәм никах, ирнең хатынының туганнарына карата бурычлары кебек мәсьәләләр кызыксындырды.

  • “Яшь килен” — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, яшь мөслимәләр арасында гаилә һәм балалар алдында җаваплылыкны тәрбияләүгә юнәлдерелгән яңа яшьләр проекты. 

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев