Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Алдагы ял көннәрендә +13 градуска кадәр җылы булачак

Республиканың районнарында явым-төшемнәр көтелми, төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин.

26-нчы октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +4-6 градус булачак, көндез - 11-13 градус җылы.

Республиканың башка районнарында да явым-төшемнәр көтелми, төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +1-дән +6 градуска кадәр, көндез +9 градустан +14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе көнне, 27-нче октябрьдә, Татарстанда бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, иртән һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, төнлә һава температурасы +4-тән +9 градуска кадәр, көндез +8-дән +13 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев