25 октябрь 2019 яңалыклары
-
Краннарда чишмә ага
Хәзер чишмә юлында көянтә-чиләк аскан кызларны күрермен дип уйлама. Аптырыйсы түгел, һәр йортта су өйгә үк кергән. Алай гына да түгел, хәзер күп авылларда краннан агызып артезиан коесыныкын түгел, нәкъ менә чишмә суын эчәләр. Тәмлерәк тә, йомшаграк та. Нормативларга күбрәк туры килә. Артезиан суыннан аермасы шул: ул җир өстенә табигый фильтрлар белән чистарынып, җир өстенә кеше булышлыгыннан башка гына агып чыга.
-
Циркта аю дрессировщикка һөҗүм иткән
Олонец шәһәрендә циркта аю номеры вакытында дрессировщикка һөҗүм иткән. Бер тамашачы бу хәлне видеога тешергән һәм «ВКонтакте» социаль челтәренә элеп куйган. Бу хәлдән тамашачылар да, циркта эшләүчеләр дә курыккан. Дрессировщикның ярдәмчесе аюга тибә башлаган, ләкин бу ярдәм итмәгән. Шуннан соң цирк хезмәткәрләренә электрошокер кулланырга туры килгән. Бер кеше дә, аю да җитди казалар күрмәгән.
-
Җырлап ярыштылар
Узган атнада Саба мәдәният йортында һәвәскәр җырчылар башкаруында композитор якташыбыз Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе булды.
-
Ноябрьдә «Замбези елгасы» беренче җәнлекләрне каршы алачак
Биредәге җәнлекләрне шәһәрлеләр Яңа елга кадәр күрә алачак - зоопаркны сынау режимында ачу планлаштырыла.
-
«КамАЗ»да робот-хисапчы эшли башлаган
“КамАЗ” да бухгалтер кәнәфиенә… робот менеп утырган. Хәзер предприятие хезмәткәрләренә, әйтик, кредит алу өчен 2-НДФЛ белешмәләрен шул робот бирәчәк. Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгендә автоматлаштырылган процесс гамәлгә кертелде, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте
-
Салкын тимәсен дисәң – җылы киенмә
Бүлмәдә температура 20-22 градус тирәсе саклансын, эсседә вируслар үрчи генә.
-
Татарстанда М7 трассасында, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада хәрәкәт ябылган
Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Уфа трассасының 955нче километрында булган.
-
Имин йөртергә язсын
Безнең көндәлек тормышыбыз хәзер транспорт белән нык бәйле. Машина йөртүчеләр үзләре дә дәрәҗәле халык. Бәяләрен беләләр. Әнә ерак юлларга йөрүчеләр үзләренең хокукларын яклый башлагач, аларны робот техникасы алыштыра алачагы турында да сүз чыгардылар. Әмма моның якын киләчәктә дә мөмкин түгеллеге ачыкланды.
-
Башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итәчәкләр
Әлеге документ шулай ук балалар өчен азык-төлек продукциясенең сыйфатына карата булган таләпләргә кагылышлы төрле актларны системалаштыра.
-
Татарстанда быел 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән
Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров соңгы биш елда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның гомуми саны шактый кимүен әйтте.
-
Татарстан Президенты һәм Россия төзелеш министры «Ак чәчәкләр» скверын карады
Бульварда меңнән артык агач һәм куак утыртылган.
-
День таможенника Российской Федерации
День таможенника Российской Федерации, отмечаемый ежегодно 25 октября, установлен Указом Президента Российской Федерации № 811 от 4 августа 1995 года.