Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Имин йөртергә язсын

Безнең көндәлек тор­мы­шы­быз хәзер транспорт белән нык бәйле. Машина йөртүчеләр үзләре дә дә­­­рә­җәле халык. Бәяләрен бе­ләләр. Әнә ерак юлларга йө­рү­челәр үзләренең хо­кукларын яклый башлагач, аларны робот техникасы алыштыра алачагы турында да сүз чыгардылар. Әмма моның якын киләчәктә дә мөмкин түгеллеге ачыкланды.

Мин үзем, мәсәлән,  шоферы булмаган машинага, компьютерга  ышанып,  гомер утырмаячакмын. Ә менә  җаваплылыгы  чикләнгән  “Яшен” җәмгыяте автобус   йөр­түчеләре рульдә булса, күңелең тыныч.  Барасы җиреңә үзеңнен имин барачагыңны хис итеп  юлга  кузгаласың. Оешмада 123 транспорт берәмлеге исәпләнеп, йөртүчеләре 70кә  якын. Механик Расих Хәлилов әйтүенчә,  эш һәм  ял сәгатьләрен  контрольдә тоту  өчен барлык төр транспорт тахографлар белән җиһазландырылган һәм ГЛОНАС системасына тоташты­рылган. Бу автобус йөр­тү­челәрне контрольдә тоту өчен генә түгел, пассажирлар иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Беренче  чиратта  сүз көн  саен 23 мәктәп автобусына утырып юлга  чыккан  укучылар турында бара. Автобусларны йөртүчеләр  Равил Гарипов, Рөстәм Фәһ­миев, Николай Антонов, Гаяз Хөсәенов, Рамил Закиров, Марат Фәрләхов, Айдар Хәмидуллин,  Рафис Тимербаев, Рамил Ногманов, Ильяс Ибраһимов, Рамазан Галимуллин, Рамил Шакирҗанов һәм башкалар турында бухгалтериядә мактау сүзләре генә ишеттек...

 

Рамазан Зарипов,  җаваплылыгы  чикләнгән “Яшен”, “Рамазан” һәм “Таш” җәмгыятьләре директоры: Оешмаларыбызның һәр яктан үсүенә, безнең  хезмәтләрдән файда­ланучыларның ихтирамын  казануга үзләреннән лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннарыбызны, бүген руль артында булган, башка җаваплы эшләр башкарган хезмәткәрләремне, бөтен район автомобиль йөртүчеләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Йөкләнгән бурычларны үтәүгә җаваплылык хисе белән караулары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.  Барысына да сәламәтлек, хәвеф-хәтәрсез юллар, исән-имин тормыш, гаилә бәхете телим.

 

 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев