Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

ТОРМЫШ АВЫРЛЫГЫНА БИРЕШМӘГӘН

Май – язның иң матур вакыты ае. Табигать яшәргән, агачлар шау чәчәктә. Менә шул вакытта урамнан узганда капка төбендәге утыргычта үз уйларына чумып утырган әбине еш күрергә туры килә иде миңа. Исәнләшкәндә ул бик теләп җавап кайтара иде. Эчтән генә: "Нинди әби микән?" Үзем яшьтән әти-әнисез үскәч, олы яшьтәгеләргә кызыксынып, ихтирам белән карый идем. Бер узган вакытымда түзмәдем сораштырып сүз катып карарга булдым. Әби Оркыя исемле булып, яз аеның матурлыгына сокланып саф һава суларга чыгуы икән. Сөйләшә торгач әбинең минем күп еллар элек үк бу фани дөньядан бакыйлыкка күчкән әтием Мәхмүт белән сугышка кадәр бер класста укыганнары билгеле булды. Әтием сугыштан яраланып кайткач, бергә укыган берничә иптәше белән төшкән фоторәсемен дә өеннән алып чыгып миңа күрсәтте. Мин аның йөзенә күз салганда аның хатын-кыз матурлыгын югалтмаган йөзе яшьләнгән иде. Аннары уйланып торды да, сүзен бик ерактан башлады.

Аның Тимершыкта яшә­гән бабасы  оста тегүче булган. Дөнья гизгән, күп кешеләрне тунлы иткән бабай.  Тәкәнеш якларына барып күпмедер гомер яшәп, эшли. Тимершыкта калган апасы Хәят бик үтенеп чакыргач,  Тимершыкка кайтып төпләнә. Аның  Кафия һәм  Сәет исемле балалары була.  Гражданнар сугышында  контузия алып кайткан Сәет авылның иң чибәр кызы Бибиәсмага өйләнә. 1922 елның 1 июнендә беренче баласы Оркыя дөньяга  килә.  Бибиәсма бишенче баласын алып кайтканда вафат була. Ә  балаларны үстерергә, тормышны дәвам итәргә кирәк бит. Шуннан соң әтисе Сәет Байлар Сабасыннан Хәлимә исемле кызга өйләнә һәм аннан да биш бала туа: Илдус, Роза, Дания, Дилия һәм Һиндия. Гаиләдә ишәйгәч, Сәет абыйга балаларны туендыру өчен тегүдән кергән эш хакы гына җитми башлый һәм ул 1931 елда яңа оешкан Лесхоз бистәсенә килеп урнаша. Аннан аны 1932 елда Сәрдә ягындагы урман кордонына күчерәләр. Шуннан бу кордон Сәет кордоны дип йөртелә. Монда күчкәндә Оркыя апага 10 яшь була. Яшьтән укуны ярата, белемгә тартыла. Бишенчедән  9нчы сыйныфка кадәр  Саба мәктәбендә Гөлбикә (Ногманова) апаларда торып  укый. Менә шул вакытта минем әтием, Ленинград блокадасы матросы Мәхмүт белән укыганнар алар. Тугызынчы классны тәмамлагач, 1939 елдан 1942 елның мартына кадәр нарсудта эш башкаручы булып, аннан соң утырыш секретаре булып эшли. 1942 елда  пөхтәлеген күреп Саба банкына бухгалтер итеп чакыралар һәм ул авыл советы секретарьлары белән эшли башлый. 1950 елда Чүриле районы банкына күчеп өлкән хисапчы һөнәрен үзләштерә. 1952 елда Чүриледә Абуталип исемле Түбән Тәкәнеш егете белән танышып аңа кияүгә чыга,  1953 елда беренче көтеп алган кызлары Наилә дөньяга аваз сала. 1956 елда Чүриле районы бетү сәбәпле, банк  управляющие Петр Степанович Князев тырышлыгы белән Байлар Сабасына күченеп кайталар. 1956 елда икенче кызлары Равилә, ә 1962 елда уллары Фәрит туа.

Ә тормыш иптәше Абуталип абыйга килгәндә, ул Бөек Ватан сугышында катнашып, армия хезмәтенә үзенең җиде ел гомерен бирә. Башта  Суслонгерда була. Анда вакытта әнисе Мәсрүрә әби Түбән Тәкәнештән берничә мәртәбә ипи киптереп аларны улына илтә. Суслонгерга Ворошилов килеп киткәч кенә аны Украинага сугышка җибәрәләр. "Бөек Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнгән. Күп еллар ДОСААФта эшли, аннан соң электр һөнәрен үзләштереп гомеренең соңгы көненә кадәр бу эшенә тугры кала.

Оркыя апа 1978 елның март аенда лаеклы ялга китә, күп медальләр белән бүләкләнә. Оркыя апа 1 июньдә үзенең 97 гомер елын тутырса да, яшенә күрә бик шат күңелле, сәламәтлеге әйбәт хәлдә гомер кичерә. Олы кызы Наилә тәрбиясендә яши.

Муса Абдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев