Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илгиз Шәкүров төрмә тормышы турында видеорепортаж тәкъдим итә

“Илгиз ил гизә” проектының яңа чыгарылышы Казанның 19нчы төзәтү колониясендә төшерелгән.

«Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» видеоблогының яңа чыгарылышы әзер булды. Ул Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 19нчы төзәтү колониясендә төшерелгән. Видеоблогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.

  • 19нчы төзәтү колониясенең тарихы 1958 елга ук барып тоташа. Хәзерге көндә анда меңнән артык хөкем ителүче җәза үти. Алар барысы да куркыныч рецидив белән берничә тапкыр кулга алынучылар.

Проект авторы видеоблогта төрмә тормышы белән таныштыра: хөкем ителүчеләрнең көн дәвамында нәрсәләр белән шөгыльләнүе, аларның яшәү шартлары, төзәтү колониясе территориясендә нәрсәләр барлыгы һ.б. Илгиз Шәкүров шулай ук наркотиклар ташу өчен хөкем ителүче белән әңгәмә дә кора.

"Илгиз ил гизә" проектының барлык чыгарылышлары биредә: https://intertat.tatar/ilgiz/.

  • “Илгиз ил гизә” - татар телендәге беренче мәгълүмати-күңел ачу видеоблогы. Ул “Интертат” электрон газетасы тарафыннан гамәлгә куела. Видеоблог авторы һәм алып баручысы - журналист Илгиз Шәкүров.

Фото: tatar-inform

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев