Өшкерергә кирәк безне
Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин исән булса, бүгенге хәлебезгә нинди бәя бирер иде икән? Килеп терәлдек, дисәләр генә инде. Ник дигәндә, “татар теле” дип язарга ярамый, “туган тел” дияргә кирәк. Чын үзебезчә җырларга ярамый, Европадан үрнәк алырга кирәк. Ярар, боларын йоттык, дөресрәге, йоттырдылар да ди, инде үз татарларыбыз, әдәби тел – ясалма тел, аннан арынырга кирәк, дип чаң суга. Мәгълүм бер пьеса каһарманына ияреп, җен ияләште безгә, өшкерергә кирәк, дигән көнгә калдык, билләһи!
Язучы Фәүзия Бәйрәмова да әнә шул фикердә. “Әллә нинди йогышлы чир бу! “Үзгәреш җиле” дип, милли моңны ботарлап ташладылар, аларның үкерүләрен карарга куркыныч иде! Әдәбиятка фахишә татар хатыны образы белән Гүзәл Яхина бәреп керде, шуның өчен ул күккә чөеп макталды. Укытырга катлаулы дип, галимнәр ничә еллар буе язган классик дәреслекләрне мәктәпләрдән чыгарып бәрделәр, аның артыннан татар теле үзе дә очты. Әдәби тел катлаулы дип, урам телендә язарга өнди башладылар... Инде Тукайны ничек кирәк, шулай боргычлыйлар, аннан җен малае ясадылар, каберендә рәнҗеп ятадыр инде милләткә...” – дип язды ул.
Анысы да монысы, әдәби тел тирәсендәге ыгы-зыгы март-апрель айларының иң яратып чәйнәлгән темасы – Тукай премиясенә дәгъва кылучыларга бәя бирүне дә оныттырды бит әле, җәмәгать. Быел нишләптер, вагаябыз, дип тә чаң сукмыйлар, зурдан кубып, бер-берсенә каршы котырту да, әйтте диярсез, фәлән җиңәчәк, дип ставка куюлар да күренми. Әллә инде, ничә ел тәртипкә салабыз дип лаф орып та, тәртипкә ирешә алмаганга кызыгы беттеме шунда, белмәссең.
Язучылар берлегенең элеккеге рәисе Рафис Корбан аның тәртибен, кабул итү шартларын, комиссиясен үзгәртергә кирәк дип әйтә дә бит. Аны кем ишетә дә кем кымшана әле. Әлеге дә баягы, тәкъдимен әдәби телдә әйткәнгә күтәреп алмыйлардыр, дигән шик бар үзе.
Әдәби тел дигәннән, Тукай премиясенә кандидатларның берсе Камил Кәримов белән сөйләшәбез. Вагаябыз, ди ул да. Ләкин мин үз иҗатыма ышанам, ди. “Үзем үстергән алма бакчасына койма ярыгыннан кермим, ишектән керәм”, – ди. Аның болай дип әйтергә тулы хакы бар. Берлеккә рәис итеп Данил Салиховны сайлагач, ул мөнбәрдән: “Тукай премиясе тирәсендә тәртипсезлекне бетерәбез”, – дигән иде. Аныңча, кандидатлыкка берлек күрсәткән әдипләр генә барырга тиеш иде. Ничә ел үтте, бар да элеккечә калды. Берлек аша үтмәгәннәр башка оешмаларга бара һәм үтә дә.
Тукай премиясенә язучылар гына лаек булырга тиеш, дип сүз куертучылар да инде юк дәрәҗәсендә. Рәссамнарның үз премиясе бар, дип авыз ачкан идем мин дә, Камил Кәримов, алар болай да аз, күпсенмә, ди. Әле эшләр болай барса, чын рәссамнарны чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмассың, дип тә өсти.
Еш кына клип формасында уйлау дигән гыйбарәне ишетергә туры килә. Рәссам Мәдияр Хаҗиевның күргәзмәсен ачу тантанасында ишетеп кайттым бу сүзне. Ике рәссам, безгә клип рәвешендә уйлау килеп керде, яшьләр бер картинаны икешәр-өчәр ел ясауны күз алдына да китерми, дип зарланышып торалар. Кинога кагылышлы бер җыенда Миләүшә Айтуганова да шул ук фикерне әйтте. Клип рәвешендә уйлап, кино төшереп булмый, дигән иде ул.
Әллә шушы каһәр суккыры чир язу рәвешенә дә үтеп керде инде?! Бер дә бизәкләп, чәчәкләп-чуклап язасы килеп тормый бит әле. Кирәкми дә, ди Камил абый. Хикмәт бит бизәүдә түгел, ышандыруда! Шулай шул, һәр образның теле ышандырырлык булмый икән, ул китапның икенче битен үтерсәң дә ачасы килми инде. Укылышлы әсәр дигәннән, газетабызда ел башыннан Фәүзия Бәйрәмованың “Һиҗрәт” романыннан өзек тәкъдим ителде. Тарихи романны бер тында укып барабыз, дип шалтыратучылар да, язып җибәрүчеләр дә шактый булды. Менә бит ул тел хикмәте, әдәби сүзнең көче! Бу әсәрне язучыдан соратып алуыбыз да юкка түгел. Язучыларның ел йомгакларында әдәбият белгечләре аны 2017 елның ачышы дип игълан итте. “Ел ачышы” дигән әсәрләр прозада да, шигърияттә дә, балалар әдәбиятында да бар иде. Тик, ни хикмәттер, бу авторларның берсе дә кандидатлар арасында күренмәде. Алай булгач, ел ачышы дип игълан итү, белгечләрнең котчыкмалы чыгышларын сәгатьләр буе тыңлап утыру ниемә хаҗәт иде?
Аның каравы, кандидатлар арасында иганәчелек эшләре белән танылган “Таттелеком”ның иҗат төркеме бар. Изгелекне аны эшлә дә суга сал, күрсәтеп, аның өчен бүләк сорап йөрмә, ди беришләр бу кандидатура хакында. Иҗат төркеменә Лотфулла Шәфигуллин белән Рөстәм Зәкуан кергән. Иганәчелек нишләп Тукай премиясенә чыкты, дигән сорауга Рөстәм Зәкуан, анда иганәчелек турында сүз бармый, дип җавап бирде: “Бу безнең коллективның тәкъдиме түгел... Әлеге тәкъдим белән безнең иҗат төркеменең соңгы ун елда тарихи мирасыбызны саклау, истәлекле урыннарны яңадан торгызу, милләтебез язмышы өчен үзләренең гомерләрен багышлаган бөек шәхесләребезнең исемнәрен кире кайтару, аларның музейларын булдыру юнәлешендәге эшләребезне бәяләү нияте белән, җәмәгатьчелек фикеренә таянып, Арча һәм Биектау районы хакимиятләре чыкты. Әлеге тәкъдимне “Яңарыш” фонды, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Татарстан Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанның Ветераннар берлеге иҗтимагый оешмасы да хуплады. Һәркемнең үз фикере, үз бәясе. Каршы чыккан иптәшләргә әлеге проектлар белән барып танышырга тәкъдим итәр идем. Бәлки фикерләре дә үзгәрер. Безнең өчен иң зур бәя – халык фикере. Бүген без эшләгән чишмәләргә сукмак өзелми (аларны ел дәвамында карап, чистартып һәм төзәтеп торырга кирәк), без яңарткан борынгы зиратларга әби-бабайлар килеп дога кыла икән, димәк, юкка хезмәт куелмаган. Изге урыннарыбызга, музейларга килгән балаларыбыз битараф калмыйча, тарихыбыз белән кызыксына башлый икән, димәк, без – дөрес юлда”.
Шулай итеп, Тукай бүләгенә быел 9 кандидат дәгъва кыла. Камил Кәримов әйтмешли, күпсенмик без алардан бүләкне. Араларыннан иң лаеклылары алсын. Ник дигәндә, тора-бара татарча авыз тутырып сөйләшкән өчен дә премия бирер көнгә калмагаек. Вак-вак адымнар белән, үзебез дә татар теленә балта чабучыларның тегермәненә су коеп, шуңа таба барабыз бугай инде. Рәссам Рөстәм Шәмсутов социаль челтәрдә менә болай язган: “Салым хезмәтеннән хат килеп төште. Баксаң, “Татар сәнгате галереясы” атамасында “татар” сүзен кулланырга ярамый икән. Болар РФ Гражданнар кодексының 1473 маддәсендәге 2 пунктына таяналар. Гафу итегез, әфәнделәр! “Татар кухнясы”, “Татар бизәге”, “Татар биюе” һәм моңа охшаш башка атамалар белән нишләргә алай булгач?! Нишләп бу түрәләр минем вариантта “татар” сүзенең сәнгать үзенчәлегенең бер төре булуын һәм дәүләт дәрәҗәсенә дәгъва кылмаганлыгын аңламыйлар икән? Үзе бер могҗиза!”
Килеп терәлдек, җәмәгать. Әдәби тел кирәкме, дип бәхәс куертканчы, “татар” сүзенең нишләп дәүләт дәрәҗәсендә кулланылырга хакы юклыгы турында чаң сугасы иде дә бит! Ярый әле бу галәмәтләрне Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин күрми. Исән булсалар, йөрәкләре түзәр идеме икән?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев